- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лениногорск районындагы поселок. Лениногорск шәһәреннән 10 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1927 елда нигез салына.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.
Хәзер Яңа Писмән авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү елларында поселокта “Память Орджоникидзе” колхозы оештырыла. 1937 елдан – “Крестьянин” колхозы (Воздвиженка поселогы), 1957 елдан – “Лениногрский” совхозы (үзәк утары – Подлесный поселогы) составында. Хәзерге вакытта поселокта Нәбиуллин крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли (атлар үрчетә).
1926 елда – 114,
1938 елда – 110,
1949 елда – 95,
1958 елда – 87,
1970 елда – 52,
1979 елда – 28,
1989 елда – 9,
2002 елда – 14,
2010 елда – 34,
2017 елда – 22 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.