Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Турья исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата үрү һәм итек басу кәсепчелеге тарала.

1880 елда авылда – беренче, 1906 елда икенче мәчет төзелә. 1892 елда авылда янгын була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 620,4 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан –  Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Борнак авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Гудыри” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Давыдов), 1935 елда “Удмуртская коммуна” колхозы итеп үзгәртелә, 1950 елдан – “Азлане” (“Победа”) колхозы, 1958 елдан Чапаев исемендәге колхоз составында, 1995 елдан “Шушма” колхозы итеп үзгәртелә, 1996 елдан “Шушма” авыл хуҗалыгы кооперативы. Халкы күбесенчә “Шушма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (башка версия буенча, 1918 елда), 2011 елда ябыла.

Авыл клубы (1952 елдан), балалар бакчасы (1972 елдан), китапханә (1939 елдан, 1930 елдан – уку өе), фельдшер-акушерлык пункты (1932 елда медпункт буларак ачыла) бар.

Халык саны

1763 елда – 24 ир-ат;
1795 елда – 120,
1850 елда – 182,
1859 елда – 195,
1876 елда – 195,
1884 елда – 210,
1905 елда – 250,
1920 елда – 334,
1926 елда – 360,
1938 елда – 394,
1949 елда – 290,
1958 елда – 300,
1970 елда – 275,
1979 елда – 218,
1989 елда – 134,
2002 елда – 143,
2010 елда – 112,
2015 елда – 111 кеше (удмуртлар).