Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан татар сугышчыларына юлланган. Аны әзерләүдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре К.Г.Нәҗми, Г.С.Кашшаф, Х.Х.Ярми катнаша.

Рус теленә тәрҗемәне язучы К.А.Федин әдәби яктан эшкәртә. 1943 елның 5 мартында «Правда» газетасында басылып чыга. Шулай ук Татгосиздат һәм Воениздат тарафыннан аерым брошюра рәвешендә нәшер ителә.

Хат «...синең язмышыңның хуҗасы булырга җыенган, синең якты хыялларыңны пычракка салып таптарга», «Идел-Йорт»ны — ирекле Ватанны хәрабәләргә, зиратка, төрмәгә әйләндерергә теләгән» дошманны аяусыз кырырга чакыра. Хатта руслар һәм татарларның тарихта уртак дошманга каршы беренче генә сугышы булмавы ассызыклана. 1558 — 1583 еллардагы Ливон сугышы вакытында «немецларга каршы рус гаскәрләре белән бергә күп кенә татар егетләре дә көрәшә... Кыюлыклары һәм куркусызлыклары белән безнең бабаларыбыз немецларның котын ала». Бу сугышта да татарлар үзләрен Ватанны кыю һәм батыр саклаучылар буларак таныта.

Хатта Советлар Союзы Геройлары И.М.Маннанов, С.Х.Кәримов, сугышларда танылган пулемётчы Ә.Җәләлиев, очучы Камалетдинов, солдат А.Хәлимов, старшина Курмаев һ.б. телгә алына. «Татар халкының өч меңнән артык улы Ватан сугышында Советлар Союзының орден һәм медальләре белән бүләкләнүе» турында билгеләп үтелә. Хатта тыл хезмәтчәннәренең фронтка һәм Кызыл Армия сугышчыларына көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтүләре, токарь Ф.Абдрахманов, фрезерлаучы Бирюков, колхозчылар Нуриев һәм Абдуллинның тырыш хезмәтләре белән танылулары хакында әйтелә, «... Ватанга тирән мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт хисләре белән ... республика колхозчылары ... танклар һәм самолётлар төзү өчен куәтле фонд оештырырга дигән фикергә килделәр», — диелә.

ТАССР колхозчылары шәхси акчаларыннан «Татарстан колхозчысы» танк колоннасы төзелешенә 100 млн сумнан артык акча кертә. Сталинның ТАССР колхозчыларына һәм колхозчы хатын-кызларына сәламләвен һәм рәхмәтен алгач, республика хезмәтчәннәре үзләренең шәхси акчаларыннан хәрби самолетлар эскадрильясы төзелешенә өстәмә 85 млн сум акча җыеп тапшыра. Моннан тыш Бөек Ватан сугышы чорында оборона фондына 39 млн сум акча җыйнала, фронтовикларга 24 млн сумлык бүләкләр, 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 56 мең телогрейка һәм җылы чалбар, 106 мең пар җылы эчке кием һәм бик күп башка җылы әйберләр җибәрелә.

Тыл хезмәтчәннәре 1943 елда сугыш кораллары һәм кирәк-яраклары җитештерүне икеләтә арттыру һәм аларның югары сыйфатын тәэмин итү; икмәк, яшелчәләр, бәрәңге, ит һ.б.ны «өзлексез арта бару күләмендә» дәүләткә тапшыру йөкләмәсе алалар. Хат «Бүген сезнең белән бергә, бабаларыбыз гадәтенчә, Идел-анабыз ярына басып һәм безне туендыручы җиребезне үбеп, ант итәбез: без кайсы гына фронтта булсак та, нинди генә коралга каршы сугышсак та, Туган илебез өчен, аның намусы һәм азатлыгы өчен тормышыбызны да кызганмабыз! ...Туган җиребезне тулысынча азат итми торып, без кылычларыбызны кыныга тыкмабыз» дигән сүзләр белән тәмамлана.

Хатка 1 млн 511 мең 137 кеше имза куя, алар арасында — А.Е.Арбузов, Г.Болгарская, С.Х.Гафиятуллин, Г.А.Динмөхәммәтов, Н.Г.Җиһанов, Г.Х.Камай, К.Г.Нәҗми, Ә.Б.Терегулов, Т.К.Гыйззәт, Х.Х.Ярми һ.б.

Чыганаклар

Письмо татарского народа фронтовикам-татарам. К., 1943.

Әдәбият  

Гильманов З.И. Татария в Великой Отечественной войне (1941–1945 гг). К., 1977; 

Айнутдинов А.К. Летопись подвига (Исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). К., 1984.                        

Автор — И.Р.Вәлиуллин