Биографиясе

1903 елның 16 марты, Екатеринбург шәһәре – 1990 елның 21 июне, Мәскәү.

Чиләбедә мәдрәсә (1915) һәм коммерция училищесен (1919), Урал сәнгать-сәнәгать техникумын (таш кисү эшләре бүлеге, 1927), Ленинград пролетар сынлы сәнгать институтын (скульптура бүлеге, 1931) тәмамлый.

Р.Р.Бах, А.Т.Матвеев, Л.В.Шервуд шәкерте.

1931–1951 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта, 1949 елдан скульптура бүлеген җитәкли.

1951 елдан Мәскәүдә яши. Мәскәү технология институтының композиция кафедра мөдире, профессор (1966–1974).

ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936) һәм рәисе (1940–1950).

С.Ахун шәкертләре арасында В.М.Маликов, Н.И.Гаделев, Р.Х.Нигъмәтуллина бар.

Ахун С.С. Җәлил. ХХ гасыр

Бронза. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Беренче профессиональ татар сынчыларының һәм 1930–1950 елларда совет скульптура сәнгатендә әйдәп баручы осталарның берсе буларак, милли сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш кертә.

С.Ахун иҗаты югары профессиональлеккә, татар халкы сәнгате һәм рус реалистик скульптурасы (П.К.Клодт, Ф.П.Шубин, П.П.Трубецкой), шулай ук Европа сәнгате (О.Роден һәм башкалар) традицияләрен чагылдыручы мөстәкыйль идея-образ концепциясенә нигезләнә. С.Ахун станлы скульптурага өстенлек бирә, гипс, мәрмәр, агач, фарфор кулланып, портрет һәм тематик композиция жанрларында эшли.

Психологик портрет өлкәсендә танылган оста татар, рус һәм дөнья мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре образларының тулы бер галереясын – Г.Тукай (1929, 1938), Һ.Такташ (1931), К.Насыйри (1941), Н.Җиһанов (1941–1945) һәм башка бюстларын; Р.Роллан барельефын (1938, С.Ахун аның белән актив рәвештә хат алыша); гипста «Анри Барбюс», «Ленин», «Энгельс» барельефларын (1938–1940), мәрмәрдән С.Җ.Сәйдәшев (1957), А.М.Бутлеров (1965), М.Горький (1968), Анджела Дэвис (1971), Рабиндранат Тагорның (1974) сынлы портретларын һәм башкалар иҗат итә.

Вафатларыннан соң Һ.Такташ, Г.Камал, С.Айдаров, Ш.Камалның битлекләрен ала.

Казан паркларындагы «Дөньяда хезмәт хакимлек итәчәк!» һәм «Балыкчы» фонтаннары, «Динамо» стадионы каршындагы «Теннисчы кыз» һәм «Ядрә атучы» фигуралары (барысы да 1934–1937), Татар академия театры интерьерындагы Г.Камал барельефы (1941–1945) кебек монументаль бизәлеш сәнгате әсәрләре авторы.

С.Ахун Советлар Союзы Геройлары М.Воронков, И.Ижукин (икесе дә – 1945), Муса Җәлил (1957), Әхмәтхан Солтанның (1974) портрет-бюстларын монументаль скульптура жанрында иҗат итә. В.И.Ленин һәйкәле авторы (1957, Череповец шәһәре).

С.Ахун тарафыннан (сынчылар Л.Кербель, В.Писаревский һәм архитектор Л.Павловский белән берлектә) ясалган һәм 1958 елда Казанда куелган Г.Тукайның монументаль бронза һәйкәле аеруча уңыш казана.

С.Ахун Казанда яшәгән елларында станлы жанрда күп кенә композицияләр иҗат итә. Аларның тематикасында, образларында, форманың декоратив бирелешендә милли үзенчәлекләр чагылыш таба. Останың материалны эшкәртүдәге югары культурасы, фактуралы әвәләү динамикасы, купшы формалар, детальләрне җентекләп бирүе образларның поэтик һәм музыкаль гармониясен тудыра. «Лачын белән ауда», «Дала җыры» (икесе дә – 1938-1940) кебек станлы жанр композицияләрендә С.Ахун татар милли киемнәрен, бизәк үрнәкләрен, урта гасырлардагы татар халкына хас үзенчәлекләрне чагылдыра.

Шәрекъ темасы Г.Низаминың «Арысланны үтерүче Хөсрәү» һәм «Мәҗнүн газельләр арасында» (Бакудагы Низами музее; икесе дә – 1939, скульптура) әсәрләрендә чагылыш таба.

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз, Рәссамнар берлегенең Мәскәү оешмасы күргәзмәләрендә катнаша (1950–1980).

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда һәм башкаларда саклана.

Бүләкләре

Урал асылташларыннан (яшма, малахит, зөбәрҗәт, еланташ, ахак) уеп эшләнгән әсәрләр циклы өчен Парижда үткән халыкара күргәзмәнең Зур алтын медале белән бүләкләнә (1925).

Әдәбият

Дульский П.М. Скульптор Садри Ахун // Искусство. 1936. № 1.

Бреннерт В. Садри Ахун. Казань, 1945.

Народные художники Татарской АССР. Казань, 1980.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова