Биографиясе

1930 елның 24 марты, хәзер БРның Илеш районы Иске Аю авылы — 1978 елның 21 сентябре, Казан.

Уфа педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1955), «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары һәм «Сәнәк» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1957–1960 елларда Башкорт университетында татар теле һәм татар теле тарихы укыта.

1960 елдан Казанда яши, «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы сәркәтип, СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, «Идел» альманахы мөхәррире.

Иҗаты

Иҗтимагый тормышның аеруча кискен мәсьәләләренә мөрәҗәгать итә. «Дөнья бу!» (1956) һәм «Финал» (1963) беренче сатирик хикәяләрендә торгынлык заманы күренешләре тасвирлана. «Нокталы өтер» (1967) сатирик повестенда заманның кискен социаль һәм психология коллизияләре чагыла. «Бер ананың биш улы» (1979) повестенда сугыштан соңгы авыл үрнәгендә язучы совет чынбарлыгының тискәре якларын күрсәтә. Татар милли характеры, халыкларның әхлак-әдәп идеаллары «Әткәм һөнәре» (1966), «Егет язмышы» (башка исеме «Җәза», 1980) повестьларында чагылыш таба. «Күңел моңнары» (1969), «Туган як хикәяләре» (1972) җыентыклары халык тарихына, теленә, мәдәниятенә мәхәббәт белән сугарылган. тел белеме һәм әдәби осталык турындагы «Уеңны уйдырып сал» (1977) мәкаләләр җыентыгы авторы.

Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» (1965) повестен кыргызчадан татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Макарова В.Ф. Хәсән Сарьян прозасының поэтикасы. Яр Чаллы, 2003.

Автор — В.Ф.Макарова