Эчтәлек

1921 елның 25 апреле, Пенза шәһәре – 2004 елның 11 июле, Мәскәү. 

Тенишевләр нәселеннән, морза.

Ленинград университетын тәмамлаганнан соң (1949), шунда ук эшли.

1954 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Тел белеме институтында, 1963 елдан төрки һәм монгол телләре бүлеге мөдире, профессор (1971).

Ә.Р.Тенишев җитәкчелегендә «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы» («Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков», 1–5 т., М., 1984–2005) коллектив хезмәте бастыруга әзерләнә.

Ә.Р.Тенишев – «Төрки телләр» («Тюркские языки») коллектив хезмәтендә («Дөнья телләре» («Языки мира») сериясе, Бишкәк, 1997) тупланган күп кенә мәкаләләр авторы һәм җаваплы мөхәррире.

1956–1958 елларда, төрки телләрне өйрәнүдә ярдәм күрсәтү максаты белән, Кытай Халык Республикасы Фәннәр Академиясенә командировкага җибәрелә, төрки телләр буенча курслар укый, кытай телендә ике монография чыгара: «Төрки телләрне өйрәнүгә кереш» («Введение в изучение тюркских языков», Пекин, 1958) һәм «Төрек теле грамматикасы» («Грамматика турецкого языка», Пекин, 1959).

Уйгыр һәм салар телләре диалектларын өйрәнү, шулай ук лингвистик, фольклор, этнографик һәм тарихи материаллар җыю һәм туплау максаты белән, Көнбатыш Кытай районнары буйлап 3 экспедиция үткәрә (1956 елда – Синьцзян автономияле районына, 1957 елда – Цинхай провинциясенә, 1958 елда – Ганьсу провинциясенә).

Мәскәүгә кайткач, «Салар теле төзелеше» («Строй саларского языка», М., 1976) һәм «Сарыг-уйгыр теле төзелеше» («Строй сарыг-уйгурского языка», М., 1976) монографияләрен бастырып чыгара.

Ә.Р.Тенишев борынгы төрки телләрнең Үзәк Азия халыклары телләре берлегенә караулары белән бәйле үзенчәлекләрен тикшерүгә зур өлеш кертә.

Төрки әдәби телләрнең Орхон-Енисей язма истәлекләреннән алып эзлекле үсеше схемасын төзи.

Ә.Р.Тенишевнең теоретик нигезләмәләре тюркологиядәге яңа юнәлешкә – төрки әдәби телләрнең тарихи грамматикалары эшкәртмәләренә нигез була. «Борынгы төрки сүзлек»не («Древнетюркский словарь», Л., 1969; автордаш), «Уйгыр диалектик сүзлеге»н («Уйгурский диалектический словарь», М., 1990) төзүче.

Төрек лингвистика җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1972); Фин-угор җәмгыятенең мөхбир әгъзасы (1982).

Кенәз Тенишев. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Уйгурские тексты. М., 1984.

У тюркских народов Китая. М., 1995.

Древнекыргызский язык. Бишкек, 1997.

Избранные труды: в 2 кн. Уфа, 2006.

Әдәбият

Ашнин Ф.Д. Эдхям Рахимович Тенишев (в связи с 70-летием со дня рождения) // Исследование языковых систем в синхронии и диахронии. М., 1991.

Юдакин А.П. Урало-Алтайское (тюрко-монгольское) языкознание: энциклопедия. М., 2001.

Казанская лингвистическая школа. Казань, 2008. Кн. 1.

Автор – Ф.Ш.Нуриева