1890 елның 12 июнендә кабул ителгән «Земство учреждениеләре турында нигезләмә» белән Казан губернасының земство эшләре кабулханәсе буларак оештырыла.

Земство учреждениеләре гамәлләренең законлылыгын һәм максатка ярашлылыгын күзәтә. Составына губернатор (рәис), вице-губернатор, губерна дворяннар башлыгы, казна палатасы управляющие, округ мәхкәмәсе прокуроры, губерна земство идарәсе рәисе һәм губерна земство җыены вәкиле керә. Законга каршы килгән очракта губернатор земство җыенының теләсә кайсы карарының үтәлешен туктатып торып, аны кабулханә каравына тапшыру хокукына ия булган, кабулханә карарны юкка чыгара яки гамәлгә кертә алган.

1892 елның 11 июнендә кабул ителгән «Шәһәр нигезләмәсе» белән кабулханә Казан губернасының земство һәм шәһәр эшләре кабулханәсе

итеп үзгәртелә. Аның составына Казан шәһәре башлыгы кертелә. Земство һәм шәһәр үзидарәләре күрсәтмәләренең дөреслеген һәм законлылыгын тикшерә; губернатор искәрмәләре һәм аерым затларның шикаятьләре буенча сайлау исемлекләренә төзәтмәләр кертә; сайлауларның дөреслеген, земство җыелышлары һәм шәһәр думалары тарафыннан аерым затларның, җәмгыятьләрнең һ.б. учреждениеләрнең хокуклары бозылу турындагы шикаятьләрне, шулай ук вазифаи затларның җаваплылыгы турындагы эшләрне карый, өяз земство әгъзаларына дисциплинар җәзалар билгели һәм аларны мәхкәмә каравына тапшыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына. Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 8 июль карары белән бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1893. Т. 10, отд. 1. № 6927; 1895. Т. 12. № 8708.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.

Автор — Е.Б.Долгов