Борынгы төркем, югары силур чорыннан билгеле, карбонда хәзерге отрядларның барлык вәкилләре табыла. Төрле авторларның мәгълүматлары буенча 9 (яки 13): талпаннарның 3 отряды, ялган чаяннар, печәнче үрмәкүчләр, үрмәкүчләр, талифоп, фрин, тартарида, пальпиграда, риципульләр, сальпуга һәм берничә үлеп беткән отрядка берләшкән 30 дан 60 меңгә кадәр төр исәпләнә. Киң таралганнар.

Татарстанда беренче алты отрядының вәкилләре очрый. Тышкы билгеләре һәм зурлыклары буенча аерылалар.

Озынлыгы мм ның өлешләреннән алып, 20 см га кадәр. Гәүдәсе башкүкрәк һәм корсактан тора, төрле дәрәҗәдә бүлгәләнгән. Мыекчалары юк, гади күзле. Башкүкрәгендә хелицерлар (казналыклар), педипальпалар (үзгәргән очлыклар) һәм 4 пар йөрү аяклары бар. Корсак очлыклары үсеш алмаган яки үпкәгә, тәрәшсыман органнарга, пәрәвез сөялләренә үзгәргән. Трахеялар, үпкә капчыклары сулыш органнары булып тора. Кан системасы бар. Бүлеп чыгару органнары — мальпиги кан тамырлары һәм коксал бизләре. Күп кенә үрмәкүчсыманнарда тәннәренең төрле урыннарында агу бизләре урнашкан. Үрмәкүчсыманнар аерымҗенеслеләр, күбрәк күкәй салып үрчиләр, кайберләре тереләй тудыручы, күпчелеге коры җирдә яши, ара-тирә суда яшәүчеләре дә очрый.

Ерткычлар (умырткасызлар белән туклана), паразитлары күп, фитофаглар бар.