Биографиясе

1905 елның 31 декабре, Оренбург шәһәре — 1983 елның 6 июле, шунда ук.

Мәскәүдә режиссёрлык курслары тәмамлый (1933).

Сәхнә эшчәнлеген 1922 елда Оренбургта С.Кудашев-Гаспринский җитәкчелегендәге «Шәрекъ» труппасында башлый.

Иҗаты

Матур җырлау сәләтенә ия; «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), «Аршин мал алан» (У.Хаҗибәков), «Галиябану» (М.Фәйзи) спектакльләрендә баш рольләрдә яшь герой образларын гәүдәләндерә.

1933 елдан Урта Идел төбәгендәге күчмә колхоз-совхоз театры директоры һәм баш режиссёры (1936 елдан — Чкалов өлкә колхоз-совхоз театры, 1949 елдан — Чкалов өлкә филармониясе каршындагы татар драма коллективы).

«Кыю кызлар», «Наёмщик», «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), «Асылъяр», «Галиябану» (М.Фәйзи), «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» (К.Тинчурин) спектакльләрен куя. «Шәүрәкәй», «Качкын Насыйр», «Ватан улы», «Сылу Гыйззелбанат», «Геройның яшьлеге» пьесаларының авторы һәм аларны сәхнәгә куючы.

Оренбург татар драма театры тарихында зур роль уйный.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Рафикова Р. Из истории Оренбургского государственного татарского театра. Оренбург, 2008.