Биографиясе

1937 елның 2 октябре, Апас районы Ябалак авылы – 1999 елның 27 декабре, Казан шәһәре.

Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлый (1966).

1956 елдан Татар республика күчмә театры актеры, 1966–1970 елларда режиссеры; «Умырзая» (В.Сәйфуллин), «Шамакай» («Затейник», В.Розов), «Тынгысыз төн» (Г.Мөхәммәтшин), «Мәйсәрә хәйләләре» (Х.Ниязи), «Мәхәббәт турында җыр» (Ә.Атнабаев), «Шамил» (Р.Ишморатова) спектакльләрен куя.

1970–1973 елларда Казан телестудиясе режиссеры. 1973–1975 елларда Әлмәт татар драма театрының баш режиссеры, аның сәхнәсендә «Рәйхан» (Н.Исәнбәт), «Таң әтәче кычкырганчы» («Пока не пропел петух», И.Буковчан), «Үлмәс җыр» (Р.Ишморат), «Җан җылысы» (А.Гыйләҗев) спектакльләрен куя.

1980–1992 елларда Минзәлә татар драма театры актеры һәм режиссеры.

Иҗаты

Л.Г.Садриевның бу чордагы спектакльләре арасында яшь драматургларның татар театры репертуарында лаеклы урын алган пьесалары буенча куелганнары аерым игътибарга лаек: «Бер яшьлектә, бер картлыкта», «Сары чәчәк саплары» (Ә.Гаффар), «Оҗмах балалары», «Моңнар төште башыма» (М.Маликова), «Һәркемгә бер кояш» (Ф.Бәйрәмова), «Пар канатлар» (Ю.Сафиуллин), «Кызлар күңеле – тирән сер», «Мәхәббәт яңгыры» (Ф.Яруллин), «Исемсез утрау» (М.Галиев) һ.б.

1992 елдан Казан татар яшь тамашачылар театрында: Вурм («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Лапшин («Шау-шулы көн», В.Розов), Сәлим бай («Помада мәсьәләсе», И.Богданов) рольләрен башкара; И.Юзеевның «Хуш, Хәйбуш», Р.Корбанның «Керпе малае дуслар эзли», Ф.Яруллинның «Бер күрешү – үзе бер гомер» әсәрләре буенча спектакльләр куя.

Л.Г.Садриев режиссурасы спектакльләрне сәхнәгә куйганда – ихласлык, комедия һәм драма жанрларында – лирик көнкүрешкә якынлык, характер һәм ситуацияләрне биргәндә тормыш чынбарлыгына тугрылык белән аерылып тора.

Әдәбият

Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Казан, 2007.

Автор – Ә.Гыймранова