40 меңнән артык төре билгеле. 3 асотрядны берләштерә: буынтыккорсаклы үрмәкүчләр (Mesothelae, Liрhistiomorphae) — иң гадиләр, корсагы төгәл буынтыклы, карбон чоры утырмаларыннан билгеле; кошашар үрмәкүчләр (Mygalomorphae) — дөньяда иң эреләрдән санала, озынлыгы 10 см га кадәр; ике үпкәле үрмәкүчләр (Araneomorphae) — вертикаль хелицерлы (казналыклы).

Татарстан территориясендә өченче асотряд вәкилләре очрый; тасвирланган 160 семьялыкның 31 е Урта Идел буе территориясендә очрый.

Үрмәкүчләрнең гәүдәсе 0,37–110 мм озынлыкта, ике өлештән — сабакчык белән тоташкан башкүкрәк һәм корсактан тора. Очлыкларның беренче пары — хелицералар, икенче пары — педипальпалар (үзгәргән очлыклар). Хелицерлар үрмәкүчләргә табышын тишкәләү, аңа агу һәм ашкайнату согы (эчәклектән тыш ашкайнату) сибү өчен хезмәт итә. Йөрү аяклары (4 пар) 7 сегменттан тора һәм 2 (гизүче үрмәкүчләрдә) яки 3 (аучы үрмәкүчләрдә) тырнакчык белән тәмамлана. Шома өслекләрдә хәрәкәтләнү өчен кайбер үрмәкүчләрнең махсус щеткасы (скопула) бар. Күзләре, гадәттә, 8 яки 6 (Dysderidae, Segesteriidae). Чапкын үрмәкүчләрдән кала, башкаларының күрү сәләте начар. Үпкә белән беррәттән күпчелек үрмәкүчләрдә трахеялар бар. Корсагының арткы өлешендә, гадәттә, 3 пар пәрәвез сөяле урнашкан, пәрәвез бизләренең юлы шуларга ачыла, алар ау ятьмәләре һәм аулак оялар ясау өчен, корбанын чорнап алу, кузы үрү, җил ярдәмендә урнашу өчен пәрәвез бүлеп чыгаралар.

Аерым җенеслеләр; кагыйдә буларак, ата затлар аналарыннан кечерәк. Кайбер төрләренең ана заты, парлашудан соң, ата затны ашый, нәсел дәвамына карата еш кына кайгыртучанлык күрсәтә: күкәй кузыларын саклый яки үзе белән корсагында йөртә.

Татарстанда яшәүче үрмәкүчләрдән аеруча гадиләре (кара рәсем): әвернәле үрмәкүч — яшәү тирәлеген сайлауда нәзберек булмавы белән аерыла; Araneus angulatus һәм Araneus marmoreus — типик урман һәм бакча тереклек ияләре; ачык төстәге янйөрешле Misumena vatia — чәчәкләргә урнашып аулый, аучы үрмәкүч Tetragnatha extensa — типик гигрофил; Pholcus phalangoides — торак һәм каралтыларда очрый.

Матурлыгы өчен Европада «камка-үрмәкүч» исеме алган бик сирәк очраучы эрезус үрмәкүчләре (Eresus sp.), шулай ук төсе белән җәлеп итүче зур шөпшә-үрмәкүч Ardiope brunnichii күренгәли.

ТРның Кызыл китабына кертелгән: төче сулыкларда яшәүгә җайлашкан көмеш үрмәкүч; сазлык ярлары буенда шактый киң таралган доломед; Татарстан фаунасында иң зур, республикадагы бердәнбер каты авырттырып тешләүче (агуы кеше өчен куркыныч түгел) үрмәкүч — бөе.

Барлык үрмәкүчләрдә — ерткычлар, бөҗәкләрне күпләп юк итүче һәм кайбер зарарлы төрләрнең саны артуны чикләүче мөһим энтомофагларга керәләр.