Дөнья флорасында 3 төре билгеле, Европа, Азия, Африка тауларында очрыйлар.

ТР территориясендә бер төре – шома ябышкак үлән (Т. glabra) бар. Барлык районнарда, кырларда, коры тау битләрендә, урман буйларында үсә.

35–120 см биеклектәге икееллык үсемлек. Сабагы туры, шома. Балавызсыман куныклы булганлыктан, үсемлек күгелҗем төстә. Аскы ягы ак төкчәле. Тамыр яны яфраклары – ланцетсыман, сирәк тешчәле, сабак яфраклары – озынча түгәрәк-ланцетсыман. Чәчәкләре вак, саргылт, чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – кузакчык. Июнь-июльдә чәчәк ата.

Дару үсемлеге. Җир өсте өлешләре корсакка сары су җыелу, ревматизм, чәнчүләр вакытында файдаланыла.