1973 елда Үзәк технологик фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы (1971 елда нигез салына) җирлегендә төзелә, 2002 елдан АҖ.

Эшчәнлегенең төп төрләре — хисаплау техникасы җитештерү эшләнмәләрен һәм аларның технологияләрен эшләү.

Институтның төп эш юнәлешләре — басма платалар (печатные платы) эшләү технологияләрен булдыру; ЭВМ панельләрен үткәргечле монтажлау өчен монтаж эшләрен автоматлаштыру; радиоэлектрон узеллар җитештерүендә контрольне һәм монтажны автоматлаштыру; магнит дисклар җитештерү һәм тикшерү өчен тикшерү-үлчәү аппаратлары эшләү; ЭВМнарның магнитлы туплагычларын җыю, көйләп урнаштыру һәм тикшерү технологиясен эшләү; порошоклы металлургия алымын кулланып, аеруча катлаулы детальләр җитештерү өчен технологик процесслар булдыру; зур һәм үтә зур сыешлы оптик хәтер җайланмаларын эшләү; технологик процессларны автоматлаштыру.

Институт структурасындагы фәнни-техник бүлекләр: технологик процесс белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары һәм тикшерү-үлчәү аппаратурасы, стенд аппаратурасы; югары химик технология, прогрессив форма ясау, фәнни-техник мәгълүмат, метрология, административ-идарә бүлекчәләре.

Фәнни-техник тикшеренүләрнең юнәлешләре: монтажы югары тыгызлыкта булган басма платалар әзерләүнең төп технологиясен һәм тикшерү-үлчәү аппаратурасын эшләү; хисаплау техникасы чараларының элементларын җитештерүнең мәгълүмати технологияләрен булдыру; икенчел ресурслардан товар продукциясе җитештерүгә нигезләнгән химик технологияләр; алдан яки кредитка түләүле электр куллануның автоматлаштырылган шәхси исәп һәм контроль системасы; электр казаннары горелкасында ялкын фронтының булу-булмавын автомат тикшерү системасы; даими магнитлар өчен югары энергияле магнит материалы алу технологиясе; су чыгымын һәм сыйФәннәр академиясетын автомат тикшерү системасы.

Авыл хуҗалыгын химияләштерү, икътисадның төрле тармаклары өчен автоматлаштырылган идарә итү системаларына приборлар уйлап табу, медицина җиһазларын эшләү, гамәлгә кертү һәм аларга хезмәт күрсәтү эшләре алып барыла. Уйлап табуга 214 нан артык авторлык таныклыгы һәм патент алынган. Институт хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була; СССР ВДНХсы медале белән билгеләнгән хезмәтләр бар. 200 дән артык кеше эшли.

Институтның директорлары: В.М.Юдин (1973–1975), Д.Б.Хөсәенов (1976–1995), А.Г.Субботин (1996 елдан).