Жанр авторга геройларның рухи дөньясындагы үсеш-үзгәрешләрне күзәтергә, аларның характерлары формалашу һәм үсү шартларын анализларга мөмкинлек бирә.

Татар әдәбиятында

Мөстәкыйль хикәяләү жанры буларак роман татар әдәбиятында XIX йөзнең икенче яртысында барлыкка килә. Башта мәгърифәтчелек әдәбиятына хас, үгет-нәсихәт бирүгә, сюжет төзелешен билгеле бер тезисны раслау яки кире кагуга, персонажлар системасына автор идеяләрен йөрткән геройларны кертүгә корылган романнар языла (М.Акъегетнең «Хисаметдин менла», З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһе кәбаир» кебек әсәрләре – беренче роман үрнәкләре).

Романның жанр буларак барлыкка килүе татар әдәбиятының Көнбатышка йөз тотуына гына түгел, ә авторларның уку-укыту системасын яңартырга һәм камилләштерергә омтылуына да бәйле.

Жанр төрләре татар җәмгыяте тормышын сәнгати яктан тулаем күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әйтик, Г.Исхакый иҗтимагый-психологик «Теләнче кызы» романында татар хатын-кызының милләт киләчәге өчен көрәш юлына басуын күрсәтә, социаль тигезлек мәсьәләсен күтәрә; «Тормышмы бу?» психологик романында яшь буынны тәрбияләү һәм укытуда искергән дини кануннар һәм ышануларга сукырларча иярүнең фаҗигасен ача; иҗтимагый-тарихи «Мулла бабай» романында татар җәмгыятендәге ислам традицияләренең ролен күрсәтә.

Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романы белән бергә татар әдәбиятында мөстәкыйль сәнгати юнәлеш булып романтизм формалаша. Ф.Әмирханның «Урталыкта» романы XX йөз башы татар зыялыларының рухи эзләнүләрен бәяләве ягыннан үзенчәлекле.

1920 еллар уртасыннан роман жанры үсеп китә. Авторлар иске тормыш тәртипләренең җимерелүен, яңалары тууын, аларның кеше аңына һәм язмышына фаҗигале тәэсирен эстетик яктан аңлатырга тырышалар. Бу чорның иң танылган әсәре Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы (эчтәлеге – иҗтимагый-революцион, формасы – детектив) була. Бу тенденция Ш.Камалның «Таң атканда» һәм «Матур туганда» героик-революцион, М.Галәүнең «Кабулсай» романнарында дәвам итә.

Милли традицияләрне гәүдәләндерү һәм саклап калуга омтылу М.Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр», Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» романнары язылуга китерә.

Берникадәр тукталып торганнан соң, 1950 елларда роман яңарыш чорын кичерә һәм әдәбиятны яңа типтагы әсәрләр белән баета: Г.Әпсәләмовның героик-романтик «Алтын Йолдыз», К.Нәҗминең героик-революцион «Язгы җилләр», Ф.Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», Г.Әпсәләмовның биографик «Газинур», И.Газиның «Онытылмас еллар», Ә.Фәйзинең «Тукай», Г.Бәшировның иҗтимагый-психологик «Намус», М.Әмирнең «Саф күңел» романнары шундыйлардан.

Роман жанры, дөреслеккә хилафлык китермичә, тарихи үзгәрешләр чоры вакыйгаларын бөтен нечкәлекләре белән кабатлап тасвирларга, кешенең эчке дөньясындагы тирбәлешләрне күзәтергә мөмкинлек бирә.

Бөек Ватан сугышы темасы Г.Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Ш.Маннурның «Муса» документаль романнарында дәвам итә. Аларда сугыш кансыз күренешләр һәм совет идеологиясе патетикасы бердәмлегендә тасвирлана. Авторлар авыр сугыш һәм әсирлек шартларында кеше психологиясен сурәтләүгә күбрәк игътибар бирә башлыйлар: Ш.Рәкыйповның «Йолдызлы төннәр», Х.Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» романнары шундыйлардан.

Г.Ахуновның «Хәзинә», Г.Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», И.Газинең «Гади кешеләр» һ.б. производство романнарында төп герой бәхетен хезмәттә таба, хезмәт шәхесне, аның аңын, фикерен, карашларын камилләштерү чарасы буларак бәяләнә.

1960–1970 елларда тарихи һәм иҗтимагый-психологик яссылыкларны берләштергән романнар языла. Тарихи җирлек Гражданнар сугышы елларында татар җәмгыятендә барган үзгәрешләрне (С.Батталның «Чирмешән якларында» шигъри романы), В.И.Ленинның революцион эшчәнлеген (Г.Әпсәләмовның «Күк күкрәр» романы) колачлый, иҗтимагый-психологик планда шәхескә караш совет идеологиясе күзлегеннән сурәтләнә.

Ләкин 1960 елларның икенче яртысыннан башлап татар әдәбиятында героик тенденциягә тискәре мөнәсәбәт урнаша һәм беренче планга әхлакый бурыч, сайлау мәсьәләсе килеп баса. Җәмгыятьтәге әхлакый тупаслану, акрынлап милли тамырларны югалта бару язучыларны бу күренешләрнең сәбәпләре турында уйланырга, аларны «эчтән», кеше психологиясеннән эзләргә этәрә. Тәүбә прозасы, беренче чиратта роман материалында, рухи торгынлыктан чыгу юлларын барлый, бер үк вакытта совет җәмгыяте нигезләрен һәм кеше әхлагының түбәнәюен тәнкыйди бәяләү башлана (Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», А.Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын», А.Расихның «Ике буйдак», «Сынау» романнары). Авторлар көнкүрештәге кимчелекләрне бөтен нечкәлекләре белән, «эчтән», бюрократик каршылыкларга, яхшылык һәм хакыйкать төшенчәләренең бозып аңлатылуына, әхлакый нигезләрнең җимерелүенә тап булган кешеләр күзлегеннән тасвирлыйлар.

Хакыйкать эзләп, язучылар халыкның үткәненә мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә тарихи романнарда татар әдәбиятының идея-эстетик юнәлеше алмашына (Н.Фәттахның «Итил су ака торур», «Сызгыра торган уклар», М.Хәбибуллинның «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», Р.Батулланың «Сөембикә», Ф.Латыйфинең «Хыянәт» романнары).

1920–1930, 1930–1950 еллар вакыйгаларының асылын аңларга омтылып, язучылар аерым бер кеше язмышына карата рәхимсез чорны каршылыклы вакыт буларак тергезәләр. Г.Ахуновның «Идел кызы», Г.Бәшировның «Гыйбрәт» романнарында әдипләр үзләре шаһит булган фаҗигале вакыйгалар бәян ителә, әхлакый кыйммәтләрнең буталуы, рухи югалтулар тарихы сурәтләнә. Кырыс иҗтимагый сынауларга каршы торырлык бердәнбер көч итеп кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр күрсәтелә, туганлык, берләшү, туган илгә мәхәббәт иң мөһим кыйммәтләрдән санала.

Кайбер романнарда кешедәге рухи ярлылыкка табигать каршы куела, әхлакый тамырларга кире кайтырга өндәү яңгырый (Г.Бәшировның «Җидегән чишмә»). Шигъри романнарның яңадан кайтуы традицияләрне яңарту кебек кабул ителә (Ә.Давыдовның «Йокысыз төннән соң», Р.Харисның «Исемсезләр»).

1980–1990 еллар романнарында фәлсәфи яктан чишелеш тапкан төп темаларның берсе тоталитар шартларда зыялыларның фаҗигасе, шуннан килеп чыккан коточкыч әхлакый нәтиҗәләр була (А.Гыйләҗевнең «Балта кем кулында?», М.Хәсәнов «Язгы аҗаган», Ф.Сафинның «Саташып аткан таң», В.Имамовның «Тозлы яра»). Бу әсәрләрдә заман төгәл-тарихи (совет идеологиясе) һәм символик (шәхеснең тапталуы) яктан чагылдырыла.

«Лагерь прозасы»нда (Г.Тавлинның «Афәт», Р.Мөхәммәдиевнең «Сират күпере», А.Гыйләҗевнең «Ягез, бер дога!») авторлар геройларның әхлакый йөзен яшәү белән үлемгә мөнәсәбәтеннән чыгып билгели. Шәхес культы чоры – газаплар юлы, тормыш хакыйкатенә төшенү, революция елларында туган өметләрнең чәлпәрәмә килүе буларак тасвирлана.

XX–XXI йөзләр чиге атмосферасы роман жанрының юнәлешен кабат алмаштыра: ул социаль гаделсезлеккә каршы тору формасына әйләнә, тормышка фәлсәфи һәм әхлакый карашны тамырдан үзгәртергә мәҗбүр итә. Ф.Садриевның «Таң җиле», Ф.Латыйфинең «Ишелеп төшкән бәхет» романнарында ялганга нигезләнгән совет чынбарлыгының ирекне бууы тасвирлана, әхлакый традицияләрне, милли үзенчәлекне югалту, милли үзбилгеләнү зарурлыгы ачыклана. Язучы җәмгыятьнең генә түгел, яшәеш кануннарының да камил булмавына борчыла.

Ф.Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» роман-трилогиясендә совет идеология системасы шәхесне массага әйләндерүче «җимергеч машина» итеп карала, автор үзгәртеп кору чорын элекке режимның дәвамы итеп күзаллый.

Т.Галиуллинның «Сәет Сакманов» роман-трилогиясендә үзгәртеп кору чоры кансызлык дәвере, җинаятьчеләр һәм җинаятьләр дәвере буларак тасвирлана. Уңай геройларның булмавы рухи торгынлык чорында гомумкешелек кыйммәтләренең югала баруын күрсәтә.

Ф.Бәйрәмованың тоталитар режим шартларында татар милләте язмышы темасын дәвам иткән «Караболак» романында (Чиләбе өлкәсендәге шул исемдәге татар авылының радиацион катастрофа кичерү вакыйгалары сурәтләнә) үз халкыңа каршы юнәлтелгән идеологияне явызлык дип бәяләүче тәнкыйди башлангыч белән документаль башлангыч берләштерелә.

З.Хәкимнең «Гөнаһ» романында «гөнаһ» – «җәза» – «чистарыну» төшенчәләренең үзара бәйләнеше ачыклана. Әсәрнең идеясен җәмгыять, аерым кеше кебек, тәүбәгә килергә тиеш дигән фикер тәшкил итә. Ф.Бәйрәмованың «Агымсуда ни булмас» социаль антиутопиясендә сатирик төстә хәзерге авыл, анда яшәүчеләрнең көнкүреше тасвирлана.

Әсәрләрдә совет чорын һәм үзгәртеп корулар чорын сатирик бәяләү алга чыга. Т.Миңнуллиның маҗаралы әсәр итеп уйланылган «Минһаҗ маҗаралары» романы XIX йөз ахырыннан башлап Николай II хакимлек иткән чорга кадәр милли тарихны киң масштаблы пародия рәвешендә күрсәтә. XX йөзнең танылган сәясәтчеләре белән төп геройның егерме бер тапкыр очрашуы – авторның ил тарихын идеологик мифлардан арындыру омтылышы.

Татар әдәбиятында романны сюжет моделе, дискуссияләрнең, төрле дәверләрдәге идеологияләр үрелеше, кеше аңына һәм күзаллауларына мөрәҗәгать итү буларак файдалану бу жанрда интеллектуаль башлангычның көчәюенә китерә.

Разил Вәлиевнең «Мирас» романында XX йөзнең төрле чорларына хас көнкүреш һәм сәяси билгеләрнең бер текст эчендә очрашуы аша күпкатламлы шәрехләүгә ирешелә.

Г.Гыйльмановның «Албастылар» романында мифка йөз тоту кешене яшәү мәгънәсен эзләүче зат буларак карарга мөмкинлек бирә. Автор күптөрле параллель дөньяларны тасвирлый, һәм бу фонда яшәү мәгънәсе үз «мин»ен, асылын танып белү аша раслана.

Р.Сибатның «Ялгызак» романында әхлак мәсьәләләре хакыйкатьне фәлсәфи эзләү белән үрелгән; кеше концепциясе «йомык» дөнья кебек күзаллана. Милли характер мәсьәләсен хәл итүне ул индивидуальлекне раслауда күрә.

XX–XXI йөзләр чигендә, яңа иҗтимагый-идеологик шартларда, татар әдәбиятында ислам кануннары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыручы, диннең мөһимлеген исбатлаучы, эчтәлеге белән дидактик-мәгърифәтчел, шулай ук иҗтимагый фикернең әхлакый-фәлсәфи эзләнүләрен бер төенгә тоташтырган романнар языла.

Әдәбият

Хатипов Ф.М. Эпик жанрлар. Казан, 1973.

Рымарь Н.Т. Поэтика романа. Куйбышев, 1990.

Эсалнек А.Я. Типология романа (Теоретические и историко-литературные аспекты). М., 1991.

Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и Восточная классика. Казань, 1993.

Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. Казан, 2002.

Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. Казан, 2006.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина