Биографиясе

1794 елның 11 (22) гыйнвары, Вестфалиядә Хаген шәһәре янында Верингхаузен авылы — 1860 елның 14 апреле, Казан.

Германиядә белем ала.

1816 елда Россиягә күчә һәм Златоуст шәһәрендәге корал фабрикасында табиб булып эшли (1818–1820).

Бохарага һәм Устюртка оештырылган беренче рус экспедицияләрендә катнаша, беренчеләрдән булып Россия империясенең күп кенә төбәкләрен: Казан губернасыннан Аралга кадәр араны, Каспий буе һәм Кавказ алдын тикшерә.

1828 елдан Казан университетында: ботаника һәм зоология кафедрасы профессоры, 1837 елдан зооогия кафедрасының беренче мөдире, кафедра профессоры. Бер үк вакытта, 1833 елдан, Казан җәмәгать тәрбиясе приказы хастаханәсе баш табибе; 1841–1842 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты табибе. Бер үк вакытта, Казан Зоология музее белән җитәкчелек итә, кошларның — 125, имезүчеләрнең 11 төре һ.б. белән коллекцияләрне тулыландыра. Ул эшләгән вакытта зоология коллекцияләре тупланмалары системалаштырыла.

Фәнни эшчәнлеге

Сәяхәтләр вакытында бай зоогеографик материал туплый, имезүчеләр, кошлар, бөҗәкләрнең яңа төрләрен ача, систематикага, биологиягә, төрле хайван төрләренең таралышына тулы тасвирлама бирә.

Россиядә беренчеләрдән булып корткычлар белән көрәштә биологик алымнар тәкъдим итә.

Идел һәм Арал диңгезе арасындагы территорияне Эверсман Оренбург крае дип атый. 3 томлы «Оренбург краеның табигыять тарихы» («Естественная история Оренбургского края» (Оренбург-К., 1840–66) китабы авторы, бу хезмәттә ул имезүчеләрнең 100 төрен тасвирлый, кошларның 332 төрен һ.б.ны күрсәтә.

Эверсман далаларның үзенчәлекле килеп чыгышы турындагы гипотезаның авторы дип исәпләнелә.

Тәңкәканатлылар турындагы монографиясе өчен Демидов бүләге ала (1845).

Берлиндагы Король табигыятьчеләр җәмгыяте, Афина, Прага табигыятьчеләр җәмгыятьләре, Рус география җәмгыяте һ.б. әгъзасы.

Казан университетының атказанган профессоры (1853).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан университетының Зоология музеена (2004), хайваннарның 14 төренә, үсемлекләрнең 1 ыругына һәм 2 төренә Эверсман исеме бирелә.

Хезмәтләре                                 

Описание чешуекрылых насекомых, находящихся между Волгой и Уральским хребтом // Казан. вестн. 1831. Апр.-октябрь; 

Речь о пользе наук естественных и в особенности зоологии // Обзор преподаваний в Императорском Казанском университете за 1839–1840 учебный год. К., 1839.

Әдәбият                

Гаранин В.И. Жизнь и деятельность Э.А.Эверсмана. К., 2002.