Биографиясе

1928 елның 25 ноябре, Кызыл Чаллы авылы, хәзер Чаллы шәһәренә керә — 1977 елның 10 декабре, Казан.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1951), Эстония ССР Дәүләт сәнгать институтын (Таллин,1957) тәмамлый.

1958 елдан Казанда яши.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1962).

И.Л.Язынин. «Иделдә». 1950 еллар

Кәгазь. Акватинта

Иҗаты

И.Л.Язынин. «Батырлар килә». С.Злобинның «Степан Разин» китабына шмуцтитул. 1957

Кәгазь. Акватинта. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Китап бизәү буенча әйдәп баручы рәссамнарның берсе, танылган станлы графика остасы, портрет, пейзаж, көнкүреш, анималистик һәм тарихи жанрларда эшли. Композицияләрне оригиналь техникада да (күмер, карандаш, акварель, гуашь), гравюрада да (офорт, акватинта, литография, линогравюра) ясый. Язынинның төсләр белән эшләү таланты башлангыч этюд-пейзажларында ук чагылыш таба.

Язынин китап графикасы үсешенә аеруча зур өлеш кертә. 1958 елдан Татарстан китап нәшриятында эшли; татар, рус һәм чит ил язучыларының 400 дән артык китабын бизи. «Идел», «Ялкын» журналларының тышлык эскизларын ясый. Ю.Малевинскийның «Андрей хикәяләре» («Андрейкины рассказы»), Н.Некрасовның «Үле күл» («Мёртвое озеро») (икесе дә — 1958), М.Җәлилнең «Джим» (1960), Р.Кутуйның «Малайлар» («Мальчишки», 1961), М.Фәйзуллинаның «Гөлнара мәктәпкә бара» (1963), К.Чуковскийның «Доктор Айболит» (1973) китапларының бизәлеш авторы. Төсле линогравюра техникасында зур кызыксыну белән эшли (М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» («Моабитская тетрадь», 1963) җыентыгына һ.б.). Р.Вәлитова, С.Вагыйзовның Язынин бизәгән «Әлифба»сы (1963) берничә тапкыр бастырыла һәм бөтенроссия, бөтенсоюз китап конкурсларында дипломнар белән бүләкләнә (1966). Н.Бакыева, М.Җиһаншина, Л.Панькинаның «Музыкаль әлифба»сы («Музыкальная азбука», 1970) 1971 елда Бөтенроссия китап конкурсында дипломга, Н.Хәсәновның «Рус теле дәреслеге» («Учебник русского языка», 1970) 1975 елда Бөтенроссия китап сәнгате конкурсында 2 нче дәрәҗә дипломга лаек була. 1960 та А.Салминның «Иделдә давыл» («Буря на Волге») романына иллюстрация ясаудан башланган эш төсле 7 линогравюраны берләштерүче «Иделдә гражданнар сугышы» сериясенә әверелә. Ул 60 еллар Казан графикасында иң билгеле күренешләрнең берсе була. Анда тарихи чынбарлыкны чагылдыру омтылышы образларның тыгызлыгы һәм калку сурәтләнеше белән тәңгәлләшә. Линогравюрага хас кырыс, гомумиләштерелгән сәнгатьчә тасвир нечкә нюанслы төсләр куелыгы белән йомшартыла. Бу рәссам тарафыннан кулланылган күчеш буяу белән каплау техникасы ярдәмендә күчеш бирүче төсләр аша башкарыла. 1960–1970 елларда Язынин күмер, монотопия белән станлы рәсемнәр циклы ясый. Аның кульминациясен авторлык техникасында — рельефлы киселгән катыргыда пастель белән ясалган «Өч гасыр аша» (1969) сериясе тәшкил итә.

Казан агитплакат остаханәсендә эшләү Язынин иҗат эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора (1961 елдан). Ул, Казан рәссамнарыннан беренче булып, совет тарихының төп моментларын чагылдыручы, күбесенә үзенең шигъри юллары язылган сәяси, агитация плакатлары циклын эшли: «Ант итәбез!» (1967), «Лаек бул!» (1975), «КАМАЗ — елъязма» (1977) һ.б.

Республика күргәзмәләрендә (1957 елдан); төбәкара — Идел буе рәссамнар күргәзмәләрендә (1958–1980); бөтенроссия — «Бөек Октябрьнең 40 еллыгы» (1957), балалар китаплары (1965), «Совет Россиясе-4» (Мәскәү, 1970), бөтенсоюз — офорт, эстамп (икесе дә — Ленинград, 1958), сәяси плакат (1963, 1967), балалар китабы (Мәскәү, 1973) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1991–1992 (Чаллы шәһәре), 2003 елда (Казан) үткәрелә.

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Чаллы, Әлмәт картиналар галереяларында саклана.

И.Л.Язынин. «Кабул ит, Ватан!» плакаты. 1977

Әдәбият      

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984; 

Иван Лаврентьевич Язынин, 1928–1977: Станковая и книжная графика, плакат, живопись: Каталог выставки. К., 2003.

Автор — О.Л.Улемнова