Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз башында йомышлы крәстияннәргә күчерелгән һәм лашманлык хезмәтенә беркетелгән элекке ясаклылар), 20% тан артыгы чукындырылган дип исәпләнелә. Халкының бу чорда төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, башмак һәм өйдә кию өчен аяк киеме тегү таралган була.

Рәсми мәгълүматларга караганда, беренче мәхәллә − XIX йөз башында, икенчесе 1912 елда ачыла.

XX йөз башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 100 ир бала һәм 60 кыз бала укый), 4 җил тегермәне, тимерчелек, кибет, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1649,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Цивильск өязе Яңа Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Күгеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Вахитов исемендәге колхоз оештырыла, 1954 елда зурайтыла (аның составына шулай ук Айдар һәм Әрә авыллары керә), 1994 елдан күмәк предприятие, 2000 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыятенең Вахитов исемендәге терлекчелек комплексы (сөт терлекчелеге, кырчылык).

Авыл һәм хуҗалык үсешенә колхоз рәисләре булып 1955−1967 елларда эшләгән Социалистик Хезмәт Герое З.С.Садыйкова (ул эшләгән чорда колхоз алдынгылар рәтенә чыга, 5 сыер абзары, бозау абзары, яшелчә саклау урыны, мәдәният йорты салына, җитештерү һәм гражданлык объектлары электрлаштырыла; хуҗалыкның еллык кереме 4 тапкыр – 415 сумга кадәр, сыер һәм дуңгызларның баш саны, ит җитештерү – 2 тапкыр, сөт – 6 тапкыр – 5300 ц га кадәр арта); 1979−1991 елларда эшләгән ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре , Октярь Революциясе ордены кавалеры Н.С.Гафиятуллин зур өлеш кертә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (агачтан яңа бина салына), 1961 елда − сигезьеллык, 1989 елда – урта (кирпечтән яңа бина салына), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә, 2016 елдан Г.Айдарский исемендә (2010 елда мәктәптә шул ук исемдәге музей оештырыла, җитәкчесе – Г.Р.Әхмәтшина).

Шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә (1960 елда төзелгән бинада), “Энҗе” балалар бакчасы (1985 елдан, 2011 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1986 елдан, 2020 елдан яңа бинада), ветеринария участогы (2015 елдан), мәчет (1995 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Чәй суы”, “Илдар чишмәсе” бар. Авыл зиратында 1543−1544 елларга караучы мөселман каберташы саклана.

Күренекле кешеләре

Г.Ш.Әсәдуллин (1926−2004) – педагогика фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Ф.З.Зарифуллин (1962 елда туган) – язучы, журналист, “Мирас” журналының баш мөхәррире урынбасары (1994−2017 елларда)

Халык саны

1782 елда — 266 ир заты;
1859 елда — 993,
1897 елда — 1706,
1908 елда — 2142,
1920 елда — 1613,
1926 елда — 1116,
1938 елда — 1256,
1949 елда — 880,
1958 елда — 665,
1970 елда — 663,
1979 елда — 561,
1989 елда — 437,
2002 елда — 409,
2017 елда — 346 кеше (татарлар).