Тарихы

Авыл 1719 елдан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык таралган була.

1879 ел мәгълүматларына караганда авылда икмәк саклау һәм сату кибете була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 619,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1920 елдан Вотяк автономияле өлкәсендә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Иске Гришкино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Красный пруд” колхозы оештырыла. 1958 елда Азин исемендәге колхоз (Иске Гришкино авылы) белән берләштерелә. 1969 елда Азин исемендәге һәм “Октябрьнең 40 еллыгы” (Кураково авылы) колхозлары базасында “Азин” совхозы оештырыла (яшелчәчелек, сөт терлекчелеге). 1998 елдан “Гришкино” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында (терлекчелек).

Хәзерге вакытта “Кояш” крәстиян фермер хуҗалыгы эшли (Н.Н.Суфиев; үсемлекчелек, кәҗә асраучылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1931−1977 елларда авылда − башлангыч мәктәп, 1990 елга кадәр клуб эшли (бинасы 1968 елда төзелә, 1981 елдан мәктәп бинасында).

Авылда колчакчылар тарафыннан атып үтерелгән 40 кызылармияченең кабере саклана (1919).

Халык саны

1781 елда – 20 ир заты;
1836 елда– 82,
1859 елда– 124,
1887 елда – 166,
1905 елда – 199,
1920 елда – 200,
1926 елда – 219,
1938 елда – 207,
1949 елда – 160,
1958 елда – 130,
1970 елда – 124,
1979 елда – 103,
1989 елда – 64,
2002 елда – 63,
2010 елда – 78,
2017 елда – 74 кеше (марилар – 97,2%, руслар – 2,8%).