- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 21 июле), сержант
1911 елның 20 июне, Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзерге Кукмара районы) Байлангар авылы – 1998 елның 16 гыйнвары, Кемерово шәһәре.
1933 елдан Кемеровода яши. 1933–1941 елларда Кемерово шәһәрендә завод азык-төлек базасының тәэминат хезмәте башлыгы.
1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 7 нче армиянең 4 нче укчы корпусы 913 нче сапёрлар батальоны отделениесе командиры. Карелия фронты гаскәрләре составында Свирь елгасы (Ленинград өлкәсе) буенда барган оборона сугышларында, Свирь-Петрозаводск һөҗүм операциясендә (1944 ел), Ленинград блокадасын өзүдә катнаша.
1944 елның 21 июнендә Свирь елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Кабартылма көймәдә ярчыклар эләгүдән хасил булган күпсанлы тишекләрне ямап, башта пулемёт взводын елга аша күчерә.Аннары өзлексез ут астында бертуктаусыз 12 тапкыр елганы кичә. Кыска вакыт эчендә каршы ярга кораллары белән барлыгы 350 сугышчы һәм сугыш кирәк-яраклары белән танкка каршы атучы 5 туп күчерелә.
Сугыштан соң Кемерово шәһәренә кайта.
1968 елга кадәр автобазада моторист булып эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Кемеровода Ф.Г.Заһидуллин яшәгән йортка мемориаль такта, Кукмара шәһәре Хәтер паркында Герой бюсты куела. Байлангар авылында аның исеме белән урам атала.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Героям Родины — слава! Петрозаводск, 1985;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 536, 543, 550;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 61.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.