Биографиясе

1883 елның 28 декабре (1884 елның 9 гыйнвары), Казан шәһәре – 1953 ел.

Казанда туку фабрикасында эшли (бүленеп: 1901–1903 елларда Екатеринбург шәһәрендә туку фабрикасында).

Татар эшчеләренең марксистик түгәрәге әгъзасы (җитәкчесе – Х.М.Ямашев). Казанда 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларында катнаша. 1905 елның декабрендә кулга алына, 1906 елның апрелендә Екатеринбургка, аннан соң Пермь губернасының Чердынь шәһәренә җибәрелә. Сөргеннән качкач, Бакуда фабрикада, нефть промыселларында эшли; РСДРПның Балахан район комитеты әгъзасы.

1910 елда кабат кулга алына, 1912 елда, барлык хокуклардан мәхрүм ителеп, Иркутск губернасының Верхоленск өязенә гомерлек сөргенгә җибәрелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Казанга кире кайта. Гражданнар сугышы вакытында Себердә яшерен эштә, Иркутск эшчеләренең кораллы күтәрелешендә катнаша (декабрь, 1919 ел), рота командиры, Кызыл Армиядә бригада инструкторы һәм комиссар.

1921–1924 елларда РКП(б) Иркутск губерна комитетының татар-башкорт бүлеге мөдире. 1924–1926 елларда ВКП(б) Үзәк комитеты каршындагы Татар-Башкорт бюросының җаваплы секретаре. 1927 елда ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының 2 нче секретаре. 1927 ел ахырыннан Коммунистлар академиясе каршындагы курсларда укый (Мәскәү). 1930 елларда Үзбәкстанда: Эшче-крәстияннәр инспекциясенең (ЭКИ) халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы. РКП(б) Үзәк контроль комиссиясе рәисе урынбасары, ЭКИнең халык комиссары урынбасары; Фирганә округының һәм Фирганә шәһәренең контроль комиссиясе һәм эшче-крәстияннәр инспекциясе рәисе; Үзәк контроль комиссиясе – эшче-крәстияннәр инспекциясенең җаваплы инструкторы, Үзбәкстан ССРның Үзәк башкарма комитеты каршындагы Кызыл партизаннар һәм кызылармиячеләр эшләре буенча үзәк комиссиянең әгъзасы һәм җаваплы секретаре, Урта Азия буенча әзерләүләр Дәүләт инспекциясе башлыгы.

Соңыннан Казанда, Мәскәү янында яши.

Әдәбият

Анисимов Н. Сагеев Садык Сагеевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.

Хасанов Х.Х. Садык Сагеев. Казань, 1987.