1. Идел буе Болгары белән Киев Русенең бөек кенәзе Владимир I арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-түркләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң (985), кенәз Владимир I болгарларның икътисади яктан өстенлеген таный («... все они в сапозех») һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый («им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;

2. Идел буе Болгар дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән 1006 елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;

3. Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы 1221 елгы килешү. Болгарлар русларның Устюг шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның Ашлы шәһәрен (1220) яулап алу сугышларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, Ука елгасы буенда урнашкан кайбер мордва авыллары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;

4. 1229 елгы Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы килешү (1229). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволодовичның Ука белән Сура елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң алты елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә ачлык афәтеннән котылу чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.

Чыганаклар

Повесть временных лет. М. – Л., 1950. Ч. 1–2.

Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.

Әдәбият

Пештич С.Л. О «договоре» Владимира с волжскими болгарами 1006 года // Исторические записки. зап. 1946. № 18.

Татищев В.Н. История Российская. М. – Л., 1963. Т. 2.

Пашуто В.Т. Внешняя политика Древней Руси. М., 1968.

Рыбаков Б.А. Киевская Русь и русские княжества XII–XIII вв. М., 1982.

Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.

Автор – И.Л.Измайлов