Бөек Болгар дәүләте таркалгач (VII йөз уртасы), болгар телендә сөйләшүчеләрнең бер өлеше – Дунай (Дунай болгарлары), икенче өлеше Дон буйларына һәм Көнбатыш Кавказга, өченче өлеше Урта Идел һәм Түбән Кама буйларына күченеп китә (кара: Болгарлар).

Язма истәлекләр

Тугандаш шивә һәм диалектларны үз эченә алган Идел болгарлары теле Алтай телләре семьялыгының төрки телләр төркеменә керә. Аның кайбер формалары урта гасыр язма истәлекләрендә (Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы, болгар кабер ташъязмалары (кара: Эпиграфика ядкәрләре), Урта Идел һәм Көньяк Урал топонимнарында, татар, башкорт, чуаш телләрендә һәм аларның диалектларында саклана.

Болгар теленең аерым лексемалары Ибне Фазлан сәяхәтнамәсендә (X йөз) теркәлгән.

Мәхмүд Кашгари «Диван-е лөгать әт-төрк» дигән сүзлегендә болгар, суар, бәҗәнәк һәм кыпчак телләренең фонетик һәм лексик яктан үзара якын булуларын күрсәтә, «Чигил һәм башка төрки кабиләләргә хас дз авазы рус җирләре һәм Византия белән чиктәш болгар, суар, ямәк, кыфчак телләрендә з булып әйтелә», – дип яза.

Үзенчәлекләре

Болгар теленә сингармонизм хас (арпа, бугдай, йазы, токуз, сүзлә).

Татар теле галиме Л.Җәләй төрки телләрдәге болгар төркеменең түбәндәге үзенчәлекләрен күрсәтә:

  • а) борынгы төрки з урынына й кулланыла: казгыкайгы, азакайак;
  • б) ротацизм күренеше хас, ягъни з урынына р кулланыла: котказкоткар;
  • в) иренирен w авазы хас, ирентеш в авазы юк;
  • г) дифтонглар кулланыла: багбаубәй; сүзләсөйлә;
  • д) тартыклар саңгырау һәм яңгырауларга тулысынча бүленә;
  • е) шл тәңгәллеге хас: ишил (халык, ил) һ.б.

Башка телләрдәге кебек, болгар телендә грамматик-семантик яктан исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм теркәгеч кебек сүз төркемнәрен аерып күрсәтергә мөмкин; язма истәлекләрдә хикәя һәм боерык фигыль формалары очрый.

Болгар теле агглютинатив телләргә керә. Андагы сүзләр структур элементларның: моносемантик тамыр һәм аффиксларның кушылуыннан гыйбарәт; аффиксларның ялгану тәртибе башка төрки телләрдәгечә: atasundan-атасыннан, qardaѕlarina-кардәшләренә, kutaruban-күтәрүдән.

Сүз ясалышының иң киң кулланылган ысулы – аффиксация; ялгызлык исемнәр ясалышында кушма сүзләр дә очрый: Котлыбарс (котлы+барс), Айтимер (ай+тимер), Көнтугды (көн+тугды).

Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән болгар текстлары гарәп язуы (куфи һәм сөлес язу төрләре) белән язылганнар.

Болгар теле лексикасында шактый урынны гарәп алынмалары били.

Өйрәнү

XIX йөз –XX йөз башында Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, С.М.Шпилевский, И.Н.Березин, Р.Фәхретдин, Г.Әхмәров һ.б. татарлар белән болгарлар арасында генетик бәйләнеш барлыгын күрсәтәләр. Алар фикеренчә, татарларның бабалары болгарлар булган.

1946 елның апрелендә СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә оештырылган СССР Фәннәр академиясенең Тарих һәм философия бүлегенең махсус утырышы Казан татарларының килеп чыгышына багышлана. Әлеге караш Л.Җ.Җәләй, А.П.Смирнов, Н.И.Воробьев, Т.А.Трофимова, Н.Ф.Калинин, Х.Г.Гыймади чыгышларында яклау таба. Бу концепцияне алга таба үстерүгә Һ.В.Йосыпов, М.З.Зәкиев һ.б.ның тикшеренүләре зур өлеш кертә.

XIX йөзнең икенче яртысында татар галиме Х.Фәезханов икенче стиль болгар эпиграфик истәлекләрендә чуаш теленә хас элементлар барлыгын ачыклый.

Соңрак Н.И.Ильминский, Н.И.Ашмарин, аннан соң Н.А.Баскаков, Н.И.Егоров, М.Р.Федотов, чит ил галимнәреннән А.Рона-Таш, О.П.Притцак һ.б. тикшеренүләрендә болгар-чуаш концепциясе алга сөрелә. Әлеге концепциядә каралганча, чуаш телен формалаштырган компонентлар арасында болгар теле төп компонентларның берсе булып тора.

Болгар теле Идел буе төрки теленең барлыкка килүендә һәм үсешендә мөһим роль уйный.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1897.

Хаков В.Х. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше. Казан, 1972.

Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. Казан, 1977.

Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. М., 1998.

Фейзханов Х. Три надгробных болгарских надписи // Известия Императорского археологического общества. СПб., 1863. Т. 4.

Ильминский Н.И. О фонетических отношениях между чувашскими и тюркскими языками // Известия Императорского археологического общества. СПб., 1865. Т. 5.

Ашмарин Н.И. Болгары и чуваши // Известия общества археологии, истории и этнографии при Казан университете. 1902. Т. 18, вып. 1–3.

Происхождение казанских татар. Казань, 1948.

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.–Л., 1960.

Бартольд В.В. Работы по истории и филологии тюркских и монгольских народов. М., 1968. Т. 5.

Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. М.–Л., 1969.

Хакимзянов Ф.С. Язык эпитафий волжских булгар. М., 1978.

Закиев М.З., Кузьмин-Юманади Я.Ф. Волжские булгары и их потомки. Казань, 1993.