Эчтәлек

Идел буе төбәген Урта һәм Үзәк Азия, Кавказ арты илләре белән бәйләүче зур сәүдә үзәге.

Бәлҗәмин көньяктан биек җир-балчык ныгытма белән уратып алынган була (ул ныгытманың Алтын Урдадагы тәхет чуалышлары чорында төзелгән булуы ихтимал).

Шәһәр 1395 елда Аксак Тимер явы вакытында җимерелә. Археологик калдыклары хәзерге Волгоград өлкәсе Дубовка шәһәреннән 2 км чамасы төньяктарак урнашкан.

Борынгы бер картада (кара: Пициганолар портоланы) Бәлҗәмин урынында «базар» сүзе теркәлгән.

Археологлар Бәлҗәмин шәһәрен шулай ук рус язмаларында телгә алынган Водянское городище белән тиңлиләр. Аны беренче мәртәбә 1888 елда Саратов гыйльми комиссиясе өйрәнә, 1914 елда – Саратов губернаторы кенәз А.А. Ширинский-Шихматов җитәкчелегендәге экспедиция, 1967 елда исә Идел буе археологик экспедициясе (Г.А. Фёдоров-Давыдов һ.б.) тикшерә.

Әдәбият

Егоров В.Л., Полубояринова М.Д. Археологические исследования Водянского городища в 1967–1971 гг. // Города Поволжья в Средние века. М., 1974.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в 13–14 вв. М., 1985.

Автор – А.Ә.Борһанов