Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1930 елларда нигез салына. Башта – Вотский дип атала.

Оешкан көненнән Баулы районында, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Потап-Тумбарлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда поселокта “Свободный путь” колхозы оештырыла, 1952 елда “Победа” колхозы составында (Потап-Тумбарлы авылы).

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 62,
1949 елда – 60,
1958 елда – 48,
1970 елда – 86,
1979 елда – 62,
1989 елда – 9,
2002 елда – 19,
2010 елда – 9,
2015 елда 10 кеше (удмуртлар).