Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнән вакыттан ТАССРның Сарман волосте Чаллы кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Иске Кәшер авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Будённый исем. колхоз төзелә. 1957 елда – «Дружба» колхозына (үзәк утары – Урта Кәшер авылы), 1962 елда «Искра» берләштерелгән колхозына кушыла (үзәк утары – Иске Кәшер авылы).

1994 елдан авылда – «Игенче», 1999–2002 елларда – «Кәшер» күмәк предприятиеләре, 2003–2005 елларда – «Кәшер» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан агрофирма эшли.

Авыл янында «Бохарай наратлыгы» табигать истәлеге урнашкан.

Халык саны

1926 елда – 80,
1938 елда – 117,
1949 елда – 98,
1958 елда – 98,
1970 елда – 95,
1979 елда – 58,
1989 елда – 16,
2002 елда – 11,
2010 елда – 9,
2021 елда – 8 кеше (татарлар).