Биографиясе

1950 елның 13 сентябрендә БАССРның Чакмагыш районы Имәнлекүл авылында туа.

Казан университетын тәмамлый (1977).

1980 елдан шунда ук КПСС тарихы кафедрасында (1991 елдан сәяси партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарихы кафедрасы, 1997 елдан Татарстан тарихы кафедрасы) эшли.

1997–2007 елларда ТР МК каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе.

2007 елдан Казан университетының сәяси тарих, 2013 елдан сәяси тарих һәм дөньяви сәясәт кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре атеизм, ислам, дини мөнәсәбәтләр тарихына карый.

Хезмәтләре                                 

На путях научного мировоззрения: История, проблемы, уроки. К., 1991;

Ислам и государство: Культурно-историческая эволюция мусульманской религии на Европейском Востоке. К., 2002.