Тарихы

XVIII йөздә алпавыт Гурьев тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ефремов Пүчинкәсе буларак билгеле.

1837 елда авыл алпавыт Лебедев биләмәсенә күчә, ул анда Пенза губернасыннан (башка мәгълүматлар буенча, Түбән Новгород губернасыннан) крәстияннәрне күчереп урнаштыра. Аның улының ике поташ заводы, сумала һәм дегет предприятиесе, 2 су тегермәне була. Утарда такта яру белән шөгыльләнәләр.

XIX йөз башында Е.А.Лебедевның җирләре 14040 дисәтинә тәшкил итә, алар 4 урында – Лебедевка авылында, Степановка дачасында, Гурьевка һәм Кабык-Күпер авылларының буш яткан җирләрендә урнаша. Гурьевкада аның 2 рамлы такта яру тегермәне, балык тоту урыны, 12 казанлы поташ заводы була, завод 1000 пот поташ һәм 500 сум табыш биргән; Кабык-Күпердә 2 терәкле тегермән һәм икенче поташ заводы (шулай ук 12 казанлы) була, завод 1200 поташ һәм 300 сум табыш биргән. Поташны Казанда һәм Мәкәрҗә ярминкәсендә 1 поты 2 сум 50 тиеннән сатканнар.

Бөтен крепостнойлар салым түләгән, 1 җигү хайваны өчен 8 сум түләргә һәм барщина тәртибендә заводка Лебедевның урман дачаларыннан утын һәм көл ташырга тиеш булганнар. 15 крепостной Гурьевка поташ заводында хезмәт итә. Киндер тукымалар һәм постауны өлешчә саталар.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 83 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.

Хәзер Келәүш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда – авыл “Путь Ленина” колхозы составына, аннары – Ямашев исемендәге, “Заря” колхозлары составына керә, 1973 елдан – “Искра”, 1978 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1984 елдан) – “Вятка” совхозы, 1997 елдан – “Вятка” күмәк предприятиесе, 2002 елдан – “Вятка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында. 2005 елда – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – “Нократ” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Вятка” бүлеге, 2014 елдан – “Нократ” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Вятка” бүлегенең “Сөт иле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2016 елдан – “Нократ” агросәнәгать комплексы.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1970 елларда ябыла, 1984 елда кабат ачыла, хәзер үзгәреш стадиясендә. Укучылар Кукмара районының Лубян урта мәктәбендә укый.

Авылда клуб (1932 елдан) эшли. Чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 170,
1897 елда – 359,
1908 елда – 424,
1926 елда – 620,
1949 елда – 523,
1958 елда – 413,
1970 елда – 254,
1979 елда – 137,
1989 елда – 92,
2002 елда – 66,
2010 елда – 50,
2017 елда – 38 кеше (руслар).