Габделкәрим Исмәгыйль улы (1774 ел, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Тайсуган авылы – 1851 ел, Оренбург губернасы, Эстәрлетамак өязе) – Рәмиев нәселенең башлыгы. Эстәрлетамак өязендә сәүдә итә.

Мөхәммәдсадыйк Габделкәрим улы (1828 ел, Ергән авылы – 1892 елның 22 апреле, Оренбург губернасы, Орск өязе Юлык авылы) атаклы Дашкиннар нәселеннән Хәнифә Әлмөхәммәд кызына өйләнә. 1862 елда Юлык авылына килеп урнаша, сабын заводы сатып ала, күн әйберләр җитештерү заводы ача. Орск өязенең Ишбирде авылы янындагы беренче алтын приискын 1869 елда статский советник Шиповтан сатып ала.

Мөхәммәдсадыйкның уллары Мөхәммәдшакир (1857 елның 5 марты, Ергән авылы – 1912 елның 15 марты, Оренбург шәһәре) һәм Мөхәммәдзакир 1859 елның 23 ноябре, Ергән авылы – 1921 елның 9 октябре, Оренбург губернасы Орск шәһәре) – 1 нче гильдия сәүдәгәрләр. Орск өязенең Орск шәһәре Муллакай авылы мәдрәсәсендә укыйлар.

Алтын приисклары

Аталарының эшләрен дәвам итәләр, XX йөз башына Көньяк Уралда 30 дан артык алтын приисклары була, шуларның унбише Орск өязенең 1 нче һәм 2 нче Бөрйән волостьларында урнашкан. XIX йөз ахырында Рәмиевләр приискларында 850 кеше эшли. Иң зур алтын приисклары Оренбург губернасының Верхнеуральск өязе Балкан авылы янында урнашкан (алтын ятмалары 1895 елда ачыла).

Балкан авылында Рәмиевнең җәй айларында ял итү өчен кунак йорты була (М.Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» автобиографик повестенда телгә алына, 1929 ел). Рәмиевләр үз акчаларына Юлык авылында мәчет салдыралар, мәчет каршындагы мәктәпне карап тоталар.

XIX йөз ахырында Рәмиевләр Оренбургка күченәләр. 1902 елда Мөхәммәдшакир, Көнбатыш Европага барып, алтын табуның яңа ысулларын өйрәнеп кайта. Заманча җиһазлар сатып алып, үзенең тәҗрибәсенә һәм инженерлык сәләтенә таянып, аларны шәхси приискларында эш шартларына яраштыра.

Рәмиевләр приискларындагы техник яңалыклар турындагы мәкаләләре Россия һәм чит ил журналларында басыла; аның алтын юдыру агрегатын камилләштерү турындагы тәкъдиме аерым әһәмияткә ия. Мөхәммәдзакир Оренбург казна палатасы каршындагы алтын приисклары хуҗалары съездының ышанычлы вәкиле була.

Нәшрият эше

Бертуган Рәмиевләр 1880 елларда И.Гаспринский һәм аның «Тәрҗеман» газетасы тәэсирендә нәшрият эше белән кызыксына башлыйлар. «Тәрҗеман» газетасының иганәчеләре булалар, үз газеталарын булдырырга да омтылалар. 1898 елда Мөхәммәдшакир Европа, Санкт-Петербург, Мәскәү басмаханәләрендә, шул исәптән мәшһүр И.М.Бораганский (Санкт-Петербург) басмаханәсендә нәшрият эшенең оештырылуы белән таныша.

1902–1903 елларда Рәмиевләр, татар телендә газета чыгарырга рөхсәт сорап, кат-кат мөрәҗәгать итәләр, әмма рөхсәтне 1906 елда гына алалар. Үз акчаларына Оренбургта «Вакыт» газетасын нәшер итәләр (1918 елга кадәр XIX йөз башында иң абруйлы басмаларның берсе). Мөхәррир итеп язучы Ф.Кәримине чакыралар. Көнбатыш Европа илләренә барганда ул Мөхәммәдшакирның тәрҗемәчесе була.

Ф.Кәриминең әтисе Г.Кәримигә бертуган Рәмиевләр Оренбургта басмаханә сатып алырга ярдәм итәләр, баштарак анда «Вакыт» газетасы нәшер ителә. 1908 елда Рәмиевләр акчасына «Вакыт» газетасына кушымта булып «Шура» журналы нәшер ителә башлый (1918 елга кадәр), мөхәррире итеп Р.Фәхретдин билгеләнә.

1909 елда Рәмиевләр шәхси «Вакыт» ташбасмаханәсен ачалар. Ул иң яхшы җиһазланган татар матбагаларының берсе була.

Рәмиевләр татар телендә китаплар чыгаралар, хәйрия эше белән шөгыльләнәләр, сәләтле студентларга ярдәм итәләр.

Шагыйрь Дәрдемәнд исеме белән билгеле Мөхәммәдзакир иҗтимагый-сәяси, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Рәмиевләр гаиләсе Оренбургның татар интеллигенциясе белән тыгыз мөнәсәбәттә була. 1918 елда Мөхәммәдзакир үз предприятиеләрен совет хакимиятенә тапшыра.

Нәсел дәвамчылары

Төркия дипломаты һәм тюрколог Г.Айда белән Мөхәммәдзакирның оныгы конструктор Б.И.Рәмиев – бертуган Рәмиевләр нәселенең дәвамчылары.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Мөхәммәдшакир әфәнде Рәмиев // Шура. 1913. № 6.

Бертуган Рәмиевләр: Фәнни-биографик җыентык. Казан, 2002.

Дәрдмәнд. Казан, 2003.

Автор – Р.А.Айнетдинов