Тарихы

1840 елларда нигезләнә. 1917 елга кадәр статистика чыганакларында авылдагы халык, җир, сәүдә-сәнәгать оешмалары һ.б. Кадрәк авылы мәгълүматлар белән бергә исәпкә алына.

Авылда поташ заводы эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Казак Чаллысы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Победа» колхозы (үзәк утары Зур Кадрәк, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, Казак Чаллысы авылларында урнаша) эшли.

Күренекле кешеләре

И.Н.Юдин (1922 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1920 елда – 339,
1926 елда – 405,
1938 елда – 320,
1949 елда – 70,
1958 елда – 68,
1970 елда – 23,
1979 елда – 88,
1989 елда – 25,
2002 елда – 13,
2010 елда – 6,
2020 елда – 5 кеше (руслар).