Биографиясе

1896 елның 18 мае, Казан шәһәре – 1974 елның 30 марты, шунда ук.

А.Я.Богородский шәкерте.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1919), Казан университеты физика-математика факультетының химия бүлегендә ирекле тыңлаучы була.

1919–1930 елларда Казан ветеринария институтының химия кафедрасында эшли. Сусыз литий гипохлориты табу шартларын өйрәнә, су – литий хлораты системасының термик анализын үткәрә. 1930–1934 елларда Гомуми химия лабораториясендә (Ленинград), 1934 елдан – СССР Фәннәр академиясе Гомуми һәм нәорганик химия институтында (Мәскәү).

1950 елдан Казанда, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Химия институтында бүлек мөдире (1962 елга кадәр). Бер үк вакытта 1953–1959 елларда Казан университетының нәорганик химия кафедрасы мөдире һәм термография буенча проблемалы лаборатория җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәорганик һәм аналитик химия, галургия, термик анализга карый. Хлор оксикислоталарын өйрәнү өлкәсендәге эшләре өчен Берг Рус физика-химия җәмгыятенең М.Г.Кучеров исемендәге бүләгенә лаек була. Берг җитәкчелегендә вакуум шартларында дифференциаль-термик анализлау һәм бер үк вакытта электр үткәрүчәнлекне һәм газ бүленеп чыгуны исәпкә алуның комплекслы ысулы эшләнә.

Тозлы һәм ярымүткәргечле системаларны, үзле материалларны һәм ашламаларны куллану мәсьәләләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Берг хезмәтләре химия, геология, металлургия буенча тикшеренүләрдә термографик ысулның киң таралуына ярдәм итә.

 Берг СССР Фәннәр академиясе каршында Термик анализ буенча фәнни советны оештыруда катнаша, СССР Министрлар Советы каршында термик анализ комитеты рәисе (1962 елдан). Термик анализ буенча беренче Халыкара конференцияне (1965, Абердин шәһәре, Шотландия) оештыручыларның берсе. Термик анализ буенча халыкара конфедерациянең беренче президенты (1965–1968).

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Термографический метод определения твердых фаз в кратных точках многокомпонентных систем // Известия сектора физико-химического анализа института общей и неорганической химии Академии Наук СССР. 1940. № 14, 175 (автордаш.).

Термография. М.-Л., 1944 (автордаш.).

Введение в термографию. М., 1969.

Практическое руководство по термографии. Казань, 1976 (автордаш).

Chapter 11 Simple Salts (343-361), Chapter 16 Simple Minerals (463-475) // Differential Thermal Analysis. L., 1970.

Әдәбият

Тейтельбаум Б.Я. Лев Германович Берг и его вклад в развитие термического анализа // Труды Всероссийской конференции по термическому анализу и калометрии (к 100-летию Л.Г.Берга). Казань, 1996.

Burmistrova N.P. In commemeration of L.G.Berg // Journal Termal analysis. 1975. V. 7.