Биографиясе

1897 елның 26 июле, хәзер Башкортостан Республикасының Чишмә районы Үдрәкбаш авылы – 1941 ел, Коми АССР.

Уфада – «Галия» мәдрәсәсендә, 1922 елда – Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик университетында (Мәскәү), 1924 елда Мәскәү журналистика институтында укый.

1926 елга кадәр ВКП(б) Үзәк Комитетының матбугат бүлеге инструкторы.

1926 елдан Казанда. «Кызыл Татарстан» газетасының (1926–1927), Татиздатның (1928–1930) баш мөхәррире, «Яңалиф» журналының җаваплы мөхәррире (1930–1932), бер үк вакытта, 1929–1937 елларда, Шәрекъ педагогия институтында (1934–1937 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, 1935 елдан профессор).

1920–1930 елларда татар әдәбият белемендә мәдәният-тарих мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Фәнни эшчәнлеге

Нигъмәти татар әдәбият белеменең фәлсәфи-эстетик нигезләрен, нәфис иҗатны әдәбият белеме, фәлсәфә, эстетика, тарих, психология, социология фәннәренең үзара йогынтысы нигезендә комплекслы өйрәнү принципларын эшли.

Шәрекъ һәм гарәп әдәбиятларын чагыштырып өйрәнә.

Татар әдәбиятына А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, М.Горький, Н.Г.Чернышевскийның тәэсире (гуманистик пафос, демократизм, иҗади хезмәтне һәм шәхес иреген шигъриятләштерү, сәнгати-эстетик осталык, иҗади шәхеснең батырлыгы һәм какшамаслыгы) турындагы мәкаләләр, татар әдәбияты дәреслекләре һәм укыту программалары авторы.

Хезмәтләре

Әдәбият мәйданында. М., 1925.

Революция елларындагы әдәбиятыбыз. М., 1929.

Әдәбият һәм тормыш (Әдәбият фәне мәсьәләләре, тәнкыйть). Казан, 1931.

Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.

Әдәбият

Галиева Э.Г. Татар әдәбияты белемендә культура-тарих мәктәбе. Казан, 2002.

Гилязов Т. Выдающийся татарский литературовед (к столетию Галимджана Нигмати) // Науч. Татарстан. 1997. № 2.

Нигматуллин Э.Г. Жизнь. Творчество. Память: Очерк жизни и деятельности Галимжана Нигмати // Казань. 2002. № 9.

Автор – Р.Р.Мусабәкова