Биографиясе

1854 елның 17 апреле, Урал, Тура рудниклары — 1928 елның 25 декабре, Казан.

А.А.Миславскийның улы.

Казан физиология мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1876), шунда ук эшли: 1891–1910 һәм 1919–1928 елларда физиология кафедрасы мөдире, 1895 елдан профессор, 1918 елда ректор, бер үк вакытта, 1907–1910, 1915–1919, 1924–1926 елларда, медицина факультеты деканы.

1886 елда фәнни командировкада була (Лейпциг, Париж).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре вегетатив нерв системасы физиологиясе һәм морфологиясенә карый.

Миславский нерв регуляциясе механизмын өйрәнә, имезүчеләрнең озынча миендә сулыш үзәге урнашкан урынны билгели, баш мие зур ярымшарлары кабыгының эчке органнарга, шома мускулатураның хәрәкәтләнү һәм тукталу иннервацияләренә, бизләрнең тышкы һәм эчке секрециясенә тәэсирен ачыклый.

Сидек куыгының хәрәкәт үзәкләре, үзәк нерв системасының селәгәй бизләре, ашказаны бизе, аналык җиңсәсе бизе, мәни бизе (простата), күз карасы бизендәге нерв аппараты белән элемтәсен тирәнтен тикшерә.

Миславский тарафыннан (М.Н.Чебоксаров җитәкчелегендә) бөер өсте бизләренең секреция нервы ачыклана, галимнең турыдан-туры катнашында бугазның өске нервының калкансыман биз секрециясенә тәэсире турында ачыш ясала.

Хезмәтләре            

О дыхательном центре. К., 1885;

К гистологии продолговатого мозга // Архив психиатрии. 1888. Т. 6;

О влиянии мозговой коры на отделение слюны // Медицинское обозрение. 1888. № 13 (автордаш);

К изучению о влиянии мозговой коры на расширение зрачка // Неврологический вестн. 1903. Т. 11;

Избранные произведения. М., 1952.

Әдәбият           

Кибяков А.В., Лебедев К.В. Н.А.Миславский. М., 1951.

Автор — В.Ф.Богоявленский