Биографиясе

1850–1922 еллар.

1876 елда Петербург медицина-хирургия академиясенең ветеринария бүлеген тәмамлагач, шунда ук эшли.

1879–1881 елларда Пенза губернасында ветеринар табибе.

1888 елдан Казан ветеринария институтында, доцент, экстраординар профессор, хирургия кафедрасы мөдире, 1908–1911 елларда директор.

Фәнни эшчәнлеге

Теоретик хирургия һәм катлаулы операцияләр ясау, акушерлык буенча лекцияләр укый, гамәли дәресләр үткәрә, клиника мөдире була; аның лекцияләре студентлар өчен дәреслек буларак нәшер ителә.

Хезмәтләре гомуми һәм оператив хирургиягә карый.

Кириллов гамәли хирургиягә авыртуны басуның яңа ысулларын һәм операциядән соң дәвалау методикаларын кертә.

Хирургик патология өлкәсендә теоретик тикшеренүләр үткәрә, 1891 елда беренче булып туберкулёз төерен тасвирлый, туберкулёз патологиясенең йогышлы булуын фаразлый.

39 ел буена «Учёные записки Казанского ветеринарного института» журналы мөхәррире була.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Хирургическая патология: Литографированный курс лекций. Казань, 1894.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины. Казань, 2006.