Биографиясе

1845 елның 16 гыйнвары, Новочеркасск шәһәре — 1901 елның 20 гыйнвары, Санкт-Петербург.

Россия медицина фәнендә патологик физиологиягә нигез салучы.

Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлаганнан соң (1868), шунда ук эшли.

1871 елда Германиядә (Лейпциг, Страсбург шәһәрләре) фәнни командировкада була.

1874 елдан Казан университетының гомуми патология кафедрасында, профессор (1879).

1890 елдан Петербург хәрби-медицина академиясе башлыгы. Бер үк вакытта, 1889 елдан, Эчке эшләр министрлыгының медицина советы рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ашказаны физиологиясенә, матдәләр алмашы патологиясенә, ач торуны өйрәнүгә карый.

Кеше организмын күзәтү өчен, Пашутин беренче булып калориметр конструкциясен эшли. Чума эпидемиясе чыганакларында эшләүче медицина персоналы өчен саклагыч костюм уйлап таба.

Хезмәтләре

О движении кишок у кошки при раздражении блуждающих нервов // Медицина вестн. 1865. № 14;

Разрушение витамина вследствие действия его на крахмалистые вещества. СПб., 1871;

Понятие о миазматических и контагиозных началах; место, занимаемое чумою в ряду других заразных болезней // Уч. зап. Казан. университета. 1879. Т. 15, вып. 2.