Оештыручылары — Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе, Татарстан республикасы Фәннәр академиясе, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты.

Чыгу урыны һәм вакыты

1997 – 2014 елларда Казанда нәшер ителә, текстлары рус һәм татар телләрендә басыла, барысы 51 сан чыга.

Баш мөхәррирләре — Р.Ә.Шакирҗанов, Ф.Г.Әхмәдиев (1999 елдан).

Юнәлеше

Җурналда фәнни тикшеренүләрнең киң спектры буенча мәкаләләр басыла.

Редакция табигыять-фәнни, техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлеккә булышлык итәргә омтыла.

Журналның төп максатлары — Татарстанда фән һәм мәгарифне үстерүдә татар теленең потенциалын кулланыр өчен татар фәнни терминологияне камилләштерү, күренекле татар галимнәренең казанышларын популярлаштыру.

Әдәбият

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.