Эчтәлек

Биографиясе

1915 елның 7 июле, Саратов губернасы Вольск шәһәре — 1998 елның 3 декабре, Мәскәү.

1940 елда Ленинград консерваториясен композиция (М.Гнесин классы), 1941 елда фортепиано буенча (В.Нильсен классы) тәмамлый.

1941–1942 елларда Ленинград шәһәре башкарма комитетында Сәнгать эшләре идарәсенең музыка бүлеге мөдире.

1942 елда Казан шәһәренә эвакуацияләнә, репрессияләнә (1942–1945). Казан консерваториясен оештыруда актив катнаша, 1945–1969 да шунда ук укыта; махсус белгечлекләр буенча кафедралар оештыруда булыша.

1948–1949, 1961–1969 елларда музыка теориясе һәм композиция кафедрасы мөдире (1961 елдан профессор), 1964–1967 елларда консерваториянең проректоры була.

1969–1971 елларда Ленинград, Петрозаводск, 1971 елдан Мәскәү консерваторияләрендә (1972–1997 елларда композиция кафедрасы мөдире) укыта.

Композиция, махсус фортепиано, камера ансамбле классларында педагогик эшчәнлек алып бара. Татарстан һәм РСФСРның автономияле республикалары өчен композиторлыкка кадрлар әзерләүдә Леманның роле аеруча зур. Аның шәкертләре арасында композиторлар: Ф.Әхмәтов, Ә.Бакиров, Р.Белялов, А. һәм Х.Вәлиуллиннар, Р.Еникиев, А.Луппов, Л.Любовский, А.Монасыйпов, Б.Мөлеков, Б.Трубин, И.Шәмсетдинов, И.Якупов, М.Яруллин, М.Алексеев, Ф.Васильев, Э.Сапаев, Т.Фандеев, А.Чыргал-Оол; пианистлар: Э.Әхмәтова, И.Гобәйдуллина, Ф.Старателева бар. Мәскәү консерваториясендә эшләү дәверендә композиторлык белеме бирү концепциясен эшләүгә, студент-композиторларның фестиваль һәм конкурсларын оештыруга, консерваториянең композиторлар факультеты өчен укыту программаларын төзүгә зур игътибар бирә. Аның классы төрле милләтләр яшь композиторларын үзенә җәлеп итү үзәге булып тора.

Леманның иҗаты өчен даими яңарыш һәм өзлексез эзләнү хас. Ул, татар милли моңы үзенчәлекләрен уңышлы үзләштереп, шул нигездә «Татар көйләре» сюитасын, симфоник оркестр өчен Татар рапсодиясен, Оркестр белән скрипка өчен концерт (№1) һ.б. зур күләмле әсәрләрен иҗат итә.

1960–1970 елларда язган зур әсәрләре арасында «Ленин», «Атлантлар» ораторияләре, Оркестр белән скрипка өчен концерт (№2), Оркестр өчен концерт-каприччио һ.б. бар. Леман әсәрләренә югары интеллект, концептуаль мәгънә һәм техник камиллек хас.

Төп әсәрләре: 5 симфония, оркестр белән фортепиано өчен 4 концерт, оркестр белән скрипка өчен 3 концерт, оркестр белән виолончель өчен 2 концерт, Бәйрәм увертюрасы (1951), Татар рапсодиясе (1955), «Татар көйләре» (1948) сюитасы, «Балет сюитасы» (1951); «Ленин» (1962), «Атлантлар» (1966), «Төньяк диңгезләр җыры» (1967, «Песни Поморья»), «Дюналар җырлый» (1976, «Дюны поют») ораторияләре; кантаталар, хор концертлары; фортепиано өчен, скрипка һәм фортепиано өчен, виолончель һәм фортепиано өчен сонаталар, фортепиано цикллары, вокаль цикллар, романслар һәм җырлар.

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1952).

Автор — Е.В.Порфирьева