Авылга XVIII йөз уртасында чукындырылган чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Демкино, Баланда исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм мичкә ясау.

1891 елда бер класслы рус-чуаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 87 ир бала һәм кыз бала укый, 1915 елда − 65 ир бала һәм 28 кыз бала). XIX йөз ахырында грамотага өйрәтү мәктәбе ачыла (1890 елда 40 укучы, 1904 елда – 56).

1898 елда Изге Николай Чудотворец чиркәве төзелә. 1930 елда ябыла, бинасында клуб һәм китапханә урнаша. 1989 елда чиркәү бинасы янып китә. 2014 елда аның урынында истәлек стеласы куела.

1898 елга кадәр авыл Котыш авылының Троица чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2697,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Кәкрекүл авыл җирлеге составына керә.

1930 елда “Трудовик” колхозы оештырыла, 1951 елда Чкалов исемендәге колхоз белән кушыла (үзәк утар Югары Баланда авылында). 1957 елда Чкалов исемендәге колхоз “Большевик” колхозы (Аксубай поселогы) белән белән кушыла, 1961 елда ул “Аксубай” (Аксубай поселогы) исеменә үзгәртелә. 1981 елда “Аксубай” совхозыннан “Баланда” совхозы бүленеп чыга, 1995 елда шул ук исемдәге күмәк предприятие үзгәртелә. 2001−2003 елларда Аксубай хуҗалыкара төзелеш оешмасының ярдәмче хуҗалыгы. 2003 елда авылның җитештерүче территориясе “Актай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карый.

Бөек Ватан сугышына кадәр авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1943 елда җидееллыкка, 1958 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә (1972 елда Аксубай агач эшкәртү заводы поселогының башлангыч мәктәбе кушыла), 2004 елда ябыла.

Күренекле кешеләре

И.Л.Кузнецов (1951 елда туган) – металл конструкцияләр өлкәсе галиме, техник фәннәр кандидаты;

Н.В.Петрова (1955 елда туган) – язучы, төбәкне өйрәнүче.

Халык саны

1782 елда – 100 ир заты;
1859 елда – 727,
1897 елда – 1488,
1908 елда – 1691,
1920 елда – 1728,
1926 елда – 1454,
1938 елда – 1094,
1949 елда – 892,
1958 елда – 578,
1970 елда – 540,
1979 елда – 329,
1989 елда – 122,
2002 елда – 93,
2010 елда – 57,
2015 елда – 40 кеше (руслар).