Генез

Удмурт теле, гомумпермь нигез теле таркалганнан соң, аерым кабилә телләреннән эчке эволюцион үсеш кичерү нәтиҗәсендә IX–XVI йөзләрдә барлыкка килә. Фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре ягыннан коми-пермяк һәм коми-зырян телләренә якын тора. XIV–XIX йөзләрдәге язма ядкәрләрдә удмурт теле отяк яки вотяк теле буларак билгеле.

Диалектлары

Удмурт теле 3 шивәгә: төньяк, көньяк, бисермән шивәләренә һәм арадаш урта сөйләшләргә бүленә.

Әдәби тел

Удмурт телендә 38 аваз (12 сузык һәм 26 тартык) бар. Башка телләрдән аерып торган фонологик үзенчәлеге «ӧ», «ӝ», «ӟ», «ӵ», «ӥ» хәрефләре белән белдерелүче үзенчәлекле авазлары булу.

Әдәби теленең формалашуы удмурт телендә беренче китаплар басылып чыгу белән бәйле (XVIII йөз). 1775 елда С.-Петербургта Удмурт теленең беренче фәнни грамматикасы «Вотяк теле грамматикасына караган әсәрләр» дөнья күрә. 1920–1950 елларда Удмурт әдәби теленең формалашуы тәмамлана. Бу процесста удмурт язучылары Кузебай Герд, Кедра Митрей, М. Коновалов, М.Петров һ.б.ның әсәрләре зур роль уйный.

Удмурт теле рус теле белән беррәттән Удмурт Республикаасының дәүләт теле санала. Бу телдә башлангыч мәктәпләрдә белем бирелә, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр, матур һәм публицистик әдәбият басыла, газета һәм журналлар чыга, радио һәм телевидение тапшырулары алып барыла, театрларда спектакльләр куела.

Удмурт тарих, тел, әдәбият фәнни-тикшеренү институты, Удмурт университеты, Глазов педагогия институты удмурт телен фәнни өйрәнү үзәкләре булып торалар.

Шулай ук кара: Удмуртлар.

Әдәбият

Грамматика современного удмуртского языка. Фонетика и морфология. Ижевск, 1962.

Грамматика современного удмуртского языка: синтаксис простого предложения. Ижевск, 1970.

Удмуртско-русский словарь. М., 1983.

Каракулова М.К., Каракулов Б.И. Сопоставительная грамматика русского и удмуртского языков. Ижевск, 2001.