Биографиясе

1936 елның 3 гыйнвары, Казан — 2022 елның 5 гыйнвары, шунда ук.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң (1958), шунда ук эшли (1990–2000 елларда бүленеп): тармак икътисадлары кафедрасы мөдире (1975–1980), кафедрасы профессоры (1983), ректор (1980–1990), профессор (2006 елдан).

1990–1995 елларда ТАССР МС рәисе урынбасары, премьер-министр урынбасары.

1995–2003 елларда ТР Президентының социаль-икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе, бер үк вакытта ТР ФАнең Социаль-икътисади һәм хокук фәннәре институты директоры.

Хезмәтләре ТРның икътисады һәм сәнәгатьтә хезмәт интенсивлыгы, ТРның социаль-икътисади үсеше, дөньядагы финанс кризисының Татарстан икътисадына йогынтысы мәсьәләләренә карый.

2003–2005 елларда РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы, Татарстан хакимиятенең башкарма органнары вәкиле, бюджет комитеты рәисе урынбасары.

2007–2015 елларда ТР ФА президенты киңәшчесе.

1990 еллардан ТР икътисадының базар мөнәсәбәтләренә күчү проблемалары белән шөгыльләнә. «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Шартнамә проектын (1994) эшләүдә катнаша.

1991–1995 елларда Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Белоруссия, Молдова, Әзәрбайҗан белән тышкы икътисади багланышлар булдыру һәм үстерү максатыннан Татарстан хөкүмәте делегацияләрен җитәкли.

«ТРның социаль-икътисади, хокукый һәм сәяси моделе: генезисы һәм перспективалары» фәнни юнәлеше җитәкчесе.

Бөтенсоюз икътисадчылар җәмгыяте әгъзасы (1984–1990), ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2006–2009).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Планирование научной организации труда в кондитерской, сахарной, пивобезалкогольной промышленности. К., 1969; 

Проблемы интенсивности труда в отрасли. К., 1974; 

Интенсивность труда в промышленности. К., 1978; 

Проблемы управления социально-экономическим развитием региона. К., 2004 (автордаш); 

Tatarstan in the new century. К., 2001 (автордаш).

Әдәбият

Кто есть кто в Республике Татарстан. К., 2005; 

Совет Федерации Федерального собрания Российской Федерации, 1994–2004:

Энцикл. справ. М., 2005.

Автор — Ф.С.Зыятдинов