СССР Педагогика фәннәре академиясе, Россия мәгариф академиясе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы (1978, 1991, 1991), Татарстан Республикасының, РФнең атказанган фән эшлеклесе (1991, 1996)

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Мирза Мәхмүтов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1926 елның 1 мае, Пенза губернасы Саранск өязе, хәзерге Мордва республикасының Ләмбрә районы Алтар авылы – 2008 елның 25 марты, Казан.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң (1940), авыл китапханәсендә эшли; 1942 елның ноябреннән Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсе Знаменск мотор-трактор станциясендә тракторчы, комбайнчы.

1944–1946 елларда Семищенск (Фирганә шәһәре), аннан соң Әстерхан авиамеханиклар мәктәбендә; 1947–1948 елларда хәрби очучыларның Кировобад авиация училищесендә авиамеханик (Азәрбайҗан ССР); 1948–1949 елларда Иркутск хәрби училищесе курсанты; 1949–1950 елларда Азәрбайҗан ССРның Шамхор шәһәре хәрби частенда авиатехник, бер үк вакытта эшче яшьләр урта мәктәбе укучысы.

1950–1955 елларда Мәскәү чит телләр хәрби институтында тыңлаучы, гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә; 1955 елның көзеннән Балтыйк буе Хәрби округында (Рига шәһәре) инглиз теленнән тәрҗемәче. 1955 елның декабрендә Совет Армиясеннән демобилизацияләнә, Казанга күчеп килә. Казан университетында гарәп теле укыта.

1958–1976 елларда ТАССР мәгариф министры. Бу чорда республикада гомуми сигезьеллык (1962) һәм мәҗбүри урта белем (1976) бирүне гамәлгә кертү мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, мәктәпләрнең матди-техник базаларын ныгыту планнары тормышка ашырыла, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре челтәре киңәйтелә.

ТАССР халык мәгарифе системасы җитәкчесе буларак, Мәхмүтов урта мәктәп укытучыларын фәнни-тикшеренү эшенә җәлеп итәргә тырыша, укытуның яңа форма һәм алымнарын, укыту процессына эксперименталь программалар һәм дәреслекләр кертүгә булышлык итә. 1960–1970 елларда ТАССРның мәктәп системасы, аеруча Казан шәһәре мәктәпләре, илдәге башка төбәк укытучылары өчен алдынгы педагогик тәҗрибәнең төп базасы булып тора.

Мәхмүтов инициативасы белән 1976 елда СССР Педагогика фәннәре академиясенең Һөнәри-техник педагогика фәнни-тикшеренү институты төзелә (хәзер Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институты), 1992 елга кадәр шул институтның җитәкчесе була. Тиздән институт илдәге һөнәри-техник белем бирү педагогикасы проблемаларын өйрәнүче, укытуның яңа технологияләрен эшләүче зур үзәкләрнең берсенә әверелә.

1992 елда Мәхмүтов яңа фәнни белем бирү учреждениесе – Татарстан-Америка региональ институтын оештыра.

1995 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисади проблемалар институты баш фәнни хезмәткәре; бер үк вакытта, 1996–2006 елларда, Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисади һәм хокук фәннәре бүлеге академик-секретаре, Россия ислам университетының (Казан) филология һәм илләр өйрәнү кафедрасы мөдире.

Бөтендөнья тынычлык советы әгъзасы (1965–1970), ЮНЕСКО каршындагы Наданлыкны бетерү буенча халыкара консультатив комитет эксперты (1965–1972). 1959–1979 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге

Мәхмүтовнең төп фәнни казанышлары алгарышлы проблемалы укыту теориясен һәм алымнарын эшләү белән бәйле (кара: Проблемалы укыту), шушы нигездә ул укучыларның фикерләү эшчәнлеген камилләштерүгә булышлык итүче педагогик технологияләр концепциясен төзи.

Мәхмүтовнең «Проблемное обучение. Основные вопросы теории» (М., 1975) һәм «Современный урок» (М., 1985) монографияләре СССРның союздаш республикалары халыклары телләренә, шулай ук испан, кытай, немец һәм чех телләренә тәрҗемә ителә.

Һөнәри-техник педагогика фәнни-тикшеренү институтында Мәхмүтов җитәкчелегендә укытуның политехнизм, һөнәри юнәлтү, проблемалылык, мотивацияләр, күчүчәнлек принциплары концепцияләре буенча тикшеренүләр оештырыла, гомуми һәм һөнәри белем бирүнең үзара бәйләнешләре эшләнә.

1993 елда Мәхмүтов редакциясендә Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе басыла.

Бүләкләре

СССР Педагогика фәннәре академиясенең Н.К.Крупская исем. бүләге (1986), Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (1996) лауреаты.

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл байрагы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: 2 томда. Казан, 1993 (автордаш).

Теория и практика проблемного обучения. Казань, 1972.

Организация проблемного обучения в школе. М., 1977.

Школьный русско-татарский словарь. Казань, 1989.

Пророк Мухаммед. М., 1996.

Мир ислама: Прошлое и настоящее. Казань, 2006.

Әдәбият

Крашевский Е. Портрет активного человека. М., 1975.

Милибанд С.Д. Библиографический словарь советских востоковедов. М., 1975.

Сафиуллина И.А., Закиров Г.С. Теория проблемного обучения М.И.Махмутова. Казань, 2002.

Авторы – Г.С.Сабирҗанов