Биографиясе

1923 елның 23 сентябре, Чистай кантоны, хәзер Алексеев районы Биләр авылы — 2001 елның 30 ноябре, шунда ук.

Туган җирендә комбайнчы булып эшли.

1942 елның апреленнән Кызыл Армиядә. 1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 79 нчы гвардия укчы полкының танкка каршы мылтык төзәүчесе, 186 нчы гвардия артиллерия полкының (11 нче гвардия армиясенең 26 нчы гвардия укчы дивизиясе) дивизион идарәсе разведчик-күзәтүчесе. 2 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Брянск (1943), Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 28 июнендә Толочин шәһәреннән (Белоруссия ССР) 16 км көньяк-көнбатыштарак барган сугышларда дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда 2 танкны юк итә.

1945 елның 31 гыйнварында Кёнигсберг (хәзер Калининград) шәһәреннән көньяк-көнбатыштарак Интервальде торак пункты янында дошман оборонасын өзгәндә дошманның 105 мм лы туплар батареясының ут позициясен күзәтә һәм аның мәгьлүматлары нәтиҗәсендә батарея сафтан чыгарыла, шәхсән үзе 10 лап немец солдатын юк итә.

1945 елның 6 апрелендә Кёнигсберг өчен барган сугышларда 3 пулемёт ноктасы һәм 2 тупның координатларын билгели, яралана, әмма дошманның ут нокталарын ачыклавын, күзәтүен дәвам итә.

Демобилизациядән соң (1946), туган җиренә кайта. Биләр элемтә бүлеге берләшмәсендә участок башлыгы булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Биләр мәктәбе бинасында Шляпников истәлегенә багышлап мемориаль такта куелган. Хәрби-патриотик «Юнармеец» клубына аның исеме бирелә.

Әдәбият                

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин