Акбур чоры алдыннан барлыкка килгән. 167,7+3,5 млн ел элек башланган, 145,5+4 млн ел элек тәмамланган.

Өч бүлеккә бүленә. ТР территориясендә урта (югары горизонтлар) һәм югары бүлекләре бар, республиканың көньяк-көнбатышында җәелгән.

Калынлыгы 100 м чамасы.

Диңгез һәм континенталь шартларында балчык, мергель, глауконитлы конгломератлар утырмалары барлыкка килгән.

Токымнарда диңгез организмнары, кәлтәләр, моллюсклар, фораминифера, акула тешләре калдыклары, абагасыманнарның, ылыслыларның споралары һәм серкәләре табыла. Балчык, фосфорит, янучан сланецлар чыганаклары бар.