Биографиясе

1931 елның 25 апрелендә Казакъстан ССР Талды-Курган шәһәрендә туган.

1954 елда Казахстан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1962 елдан Махсус хисаплау үзәгендә (Мәскәү) бүлек мөдире. 1972–1976 елларда Казахстан ССР Фәннәр академиясе Математика һәм механика институтының директор урынбасары, 1988–1993 елларда санлы мәгълүматлар анализы һәм синтезы лабораториясе мөдире.

1976–1979 елларда Мәскәү гражданнар авиациясе инженерлары институтында югары математика кафедрасы мөдире, 1979–1988 елларда һәм 1993 елда Мәскәү электрон техника институтында югары математика кафедрасы профессоры, бер үк вакытта 1987–1993 елларда Казахстан Милли Фәннәр академиясенең физика-математика фәннәре бүлегендә академик секретарь.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре арифметик кодлаштыру теориясенә (теорияне төзи), Лаплас һәм Фурьеның интеграль рәвешүзгәртүләрен санча үзгәртү ысулларына, ерактан торып зондлау чараларының сизгерлеген алгоритмик ысуллар белән күтәрүгә карый.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1991). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основы машинной арифметики комплексных чисел. Алма-Ата, 1979.

Численный анализ лагеровского спектра. Алма-Ата, 1982.

Параллельные вычисления в комплексной плоскости. Алма-Ата, 1984.