Тарихы

Авылга якынча 1850 елда, эшмәкәр Ушковларның Кокшан заводы поселогы буларак, нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Пыяла һәм химия заводы (1859 ел), “П.К.Ушков һәм Ко ширкәте”нең Кокшан заводы (1905 ел) буларак та билгеле.

1850 елның 28 сентябрендә К.Я.Ушков тарафыннан нигезләнгән хромпик, кислотага чыдам, бакыр һәм тимер купоросы җитештерү заводы ачыла. XIX йөзнең икенче яртысында ул Россиядәге иң зур химия предприятиеләренең берсе була, ә хромпик җитештерү буенча – дөньякүләм лидерларның берсе (продукция Англия, Голландия, Пруссия һәм башка илләргә чыгарыла).

Завод продукциясе төрле күргәзмәләрдә берничә тапкыр югары бүләкләргә лаек була: Мануфактура департаментыннан Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсендә ике медаль (1853 ел, Мәскәү), Бөтендөнья күргәзмәсендә көмеш медаль (1867 ел, Париж); Ирекле икътисади җәмгыятьтән алтын медальләр (1860−1861 еллар).

1850 елда Капитон һәм Дмитрий Ушковлар тарафыннан пыяла заводы төзелә ( яшел пыяла, шулай ук төрле зурлыктагы шешәләр һәм пыяла савыт-саба җитештерә). Шулай ук биредә К.Я.Ушковның баулар җитештерү канат заводы эшли.

1893 елда керамик һәм кислотага чыдам эйберләр, шамот кирпеч заводы сафка баса, ул җитештерүне ул оештырып җибәрә, ә аннары завод белән Австриядән чакырылган белгеч Адольф Бетгер җитәкчелек итә. Вакытлар узу белән заводта утка чыдам кирпеч, метлах плиткасы, чынаяк кирпечләр һәм төрле чүлмәк эшләнмәләре җитештерелә башлый. Кокшан заводында җитештерелгән метлах плиткасы белән барлык Вятка губернасы чиркәүләре һәм соборлары, Алабуга институты һәм Казан университеты, Мәскәүдә Казан вокзалы, Австриядә Вена вокзалы идәннәре түшәлгән. Заводта 800 даими һәм шул кадәр үк вакытлы эшче эшли.

Заводта эшләүдән тыш, халкы игенчелек, терлек үрчетү, утын көлтәсе бәйләү, синькалау кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

XX йөз башында биредә училище (1899 елда П.К.Ушков акчасына төзелә; бинасында совет чорында мәктәп урнаша, аннары – клуб; эклектика элементлары белән “рус стилендәге” архитектура истәлеге), китапханә (1911 елдан; 1915 елда фондында 457 китап исәпләнә).

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Грахово волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан − Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Монашево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

А.Ф.Бегтерның вафатыннан соң, завод керамика җитештерүне әкренләп туктата. Осталык сере югала, һәм завод йорт кирәк-ярагы өчен чүлмәк эшләнмәләр генә җитештерә башлый.

Хромпик заводы Октябрь революциясеннән соң, национализацияләнә, 1925 елда аны ябу турында карар кабул ителә. 1920 еллар ахырында завод Бондюг заводына кушыла һәм цех буларак үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Чүлмәкчелек цехы да Бондюг заводына күчерелә.

1929–1930 елларда хромпик производствосы Свердловск өлкәсенең Первоуральск, ә химия продукциясе производствосының бер өлеше Пермь өлкәсенең Березники шәһәрләренә күчерелә.

Элеккеге Кокшан химия заводы базасында 1963 елга кадәр кызыл кирпеч, чана, арба, көпчәк, мичкә, мәктәп парталары һәм такталары, табуреткалар җитештерү буенча сәнәгать комбинаты эшли. Сәнәгать комбинаты составында киемнәр тегү остаханәсе хезмәт күрсәтә.

1930 елда авылда “Кызыл Алан” колхозы оештырыла. 1950 елдан колхоз берләштерелгән “Победа” колхозы (колхоз идарәсе Монашево авылында) составына керә. 1958 елда “Победа” колхозы “Мари” колхозы (Илнәт авылы) белән бергә Калинин исемендәге колхоз булып берләшә (Монашево авылы).

1963 елда “Заря” колхозына үзгәртелә (Монашево авылы). 1969 елда “Заря” колхозы базасында “Менделеевск” совхозы оештырыла (үзәк утары Монашево авылында; яшелчәчелек, сөт терлекчелеге). 1998 елдан “Менделеевск” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәгариф һәм мәдәният

Бөек Ватан сугышы елларында авылда ата-анасыз калган балалар өчен балалар йорты ачыла (1960 елларда Алабугага күчерелә). 1957 елга кадәр авылда − участок хастаханәсе, 2009 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Клуб бар.

Халык саны

1859 елда – 337,
1887 елда – 469,
1926 елда – 791,
1938 елда – 720,
1970 елда – 412,
1979 елда – 206,
1989 елда – 111,
2002 елда – 92,
2010 елда – 88,
2017 елда – 102 кеше (татарлар – 80%, руслар – 17%).