- РУС
- ТАТ
Казанда, шулай ук Тугызынчы җамигъ мәчет буларак та мәгълүм
1802 елда сәүдәгәр Г.А.Үтәмишев иганәсенә төзелә. 1830 еллар башында классицизм стилендә үзгәртеп корыла, архитектор А.К.Шмидт проекты буенча дип фаразлана.
Риваятьләргә караганда, мәчет мөселман яугирләре (1552 елда Иван IV гаскәрләреннән Казанны саклап шәһит киткән каһарманнар) җирләнгән туганнар каберлеге урынында төзелгән, мәчеткә нигез салганда бу урын зур иске таш белән билгеләп куелган.
Яңа Татар бистәсендәге әлеге бина манарасы түбәнең үзәгенә урнаштырылган ике катлы, ике заллы мәчетләр төренә карый. Гыйбадәт кылу залы икенче, келәтләре беренче катта планлаштырылган турыпочмаклы таш бина. Тышкы ишеге төньякка уелган. Вестибюльдә, ишекнең уң ягында, икенче катка алып менүче өч рәтле баскыч урнашкан. Өстә бер-бер артлы тезелеп киткән намаз уку залларын ике метр киңлектәге дивар аерып тора. Шул дивар эченнән манарага тар баскыч күтәрелгән. Заллар, ихтимал, А.К.Шмидт проекты буенча яссы түшәм белән корылган.
Мәчетнең биек әвернә гөмбәзләр белән ябылган беренче каты келәт сыйфатында файдаланылган. Гөмбәзләрнең үзәктәгесен зур квадрат багана терәтеп тора. Мондый төр түшәмнәр мәчетләрдә XIX йөз башыннан сакланып калган һәм алга таба үзгәреш кичермәгән. Мәчетнең фасадлары классицизм стилендә эшләнгән. Буй ягы үзәк ризолит белән ныгытылган. Фасадларның катгый чишелеше заллар арасындагы ныклы аркылы диварга беркетелгән дүрт яруслы манара белән бәйле. Манара болгар архитектура формаларында күтәрелгән. Күләмле рәвештә планлаштырылып, фасадлары һәм манаралары болгар дини архитектурасыннан башланып киткән бизәү ысуллары белән аралаштырып төзелгән татар дини архитектура истәлеге.
Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. К., 1991;
Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К., 2005.
Автор — Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.