Эчтәлек

XV йөздә мистерия составына кергән тормыш-көнкүрештән күренешләр яки музыкаль номер формасында барлыкка килә. Татар драматургиясе әсәрләрендә интермедия агитация-сатира төсмерен дә ала. Г.Камалның агитпьесаларында интермедия персонажлары булып Аҗак белән Куҗак, Корфетдин белән Торфетдин, Хатип белән Латип тора. Ф.Бурнаш та үз пьесаларына («Таң атканда», «Әҗәл», «Колчак-Деникин зарлары»), Һ.Такташ та («Авыл кызлары», «Гармунчылар») интермедияне кертәләр.

Хәзерге татар драматургиясендә интермедия кулланылмый диярлек.

Әдәбият      

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.