Биографиясе

1944 елның 12 сентябре, Рязань өлкәсенең Скопин шәһәре — 1994 елның 23 ноябре, Казан.

1973 елда Казан консерваториясен фортепиано (Н.Фомина классы) һәм композиция (А.Леман, А.Монасыйпов, Б.Трубин класслары) буенча тәмамлый.

1963 елдан Тува АССРның Чадан шәһәре музыка мәктәбендә, Тула музыка училищесендә укыта, Новосибирск консерваториясендә концертмейстер булып эшли.

1971–1978, 1982–1984, 1991–1994 елларда Казан консерваториясендә укыта.

1978–1982 елларда Казан кинохроника студиясе, Казан (Зур драма, Татар акад. театрлары), Киров, Мурманск, Архангельск шәһәрләренең драма театрлары белән документаль фильмнарга һәм спектакльләргә музыкаль бизәлеш авторы буларак хезмәттәшлек итә.

1984–1991 елларда Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә укыта һәм музыка-агарту эшләре алып бара.

Иҗаты

Төрле жанрда зур күләмле әсәрләр, бигрәк тә инструменталь музыка: симфонияләр, инструменталь концертлар, аерым музыка уен кораллары һәм музыка уен кораллары коллективлары өчен камера әсәрләре иҗат итә. Композитор Миргородский стиленә интеллектуальлек һәм романтик экспрессия берлеге, музыкаль тәэсирлелекнең заманча чаралары белән дә, традицион чаралары белән дә иркен эш итү хас. Аның музыкасы эмоциональ киеренкелек, рациональлек, форма оригинальлеге, музыкаль фикер тапкырлыгы белән аерылып тора.

Миргородскийның аеруча еш башкарылган, шулай ук республика үзәк басмаларында басылып чыккан әсәрләре арасында орган өчен язылган полифоник сюиталар, инструменталь концертлар, фортепиано әсәрләре, симф. оркестр өчен «С.Сәйдәшевка музыкаль бүләк», Икенче (А.Ключарёв истәлегенә) һәм Дүртенче «Романтик» (С.Рахманинов истәлегенә) симфонияләре һ.б. бар.

Миргородский әсәрләре танылган музыкантлар (Р.Абдуллин, Н.Фомина, М.Сираҗетдинов, А.Әсәдуллин, Д.Антонов, А.Гыйльфанов) һәм музыка коллективлары (ТРның Дәүләт симфоник оркестры һ.б.) репертуарына керә. Пианист буларак чыгышлар ясый, А.Монасыйпов С.Гобәйдуллина һ.б.ның иҗади портретларын, рецензияләр, музыка сәнгатенә караган мәкаләләр бастырып чыгара.

1974 елдан, СССР, Россия, Татарстан Композиторлар берлекләре әгъзасы буларак, иҗтимагый музыка эшчәнлеге алып бара.

Төп әсәрләре: 5 симфония (1973, 1974, 1975, 1980, 1987); Паганини темаларына симфоник вариацияләр (1975); оркестр белән фортепиано өчен 1 нче (1974) һәм 2 нче (1979) концертлар; соло уйнаучы төрле музыка уен кораллары (фортепиано, флейта, скрипка, виолончель, кларнет, фагот, тромбон) өчен сонаталар; камера инструменталь ансамбльләре өчен әсәрләр (сонаталар, сюиталар, квартет, квинтет); орган өчен полифоник сюиталар; 2 хор кантатасы; вокаль әсәрләр (А.Ахматова шигырьләренә язылган цикл, җырлар һәм романслар); документаль фильмнар һәм драма спектакльләренә музыка һ.б.

Әдәбият           

Федотова Л.А. Александр Миргородский // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986.

Автор — Л.А.Федотова