Тарихы

Авыл 1748 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Карамалы, Миңлегол исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1890 елда авылда икенче Җамигъ мәчет төзелә. 1894 елгы янгын вакытында беренче Җамигъ мәчет янып бетә, аның урынында яңа мәчет төзелә. Мәчетләр каршында 3 мәктәп эшли.

XIX йөз ахырында авылда 2 су тегермәне була. ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, мәдрәсә, земство станциясе, җомга базары эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6645 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мәсгут волостеның үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Мәсгут авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Нариманов исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда (башка мәгълүматларга караганда, 1955 елда) – Молотов исемендәге, 1957 елда «Октябрьнең 40 еллыгы». дип үзгәртелә. 1991 елдан (башка мәгълүматларга караганда, 1994 елдан) «Мәсгут» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2009 елдан ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 ел ахырында – 1920 ел башында авылда уку өе, балалар бакчасы (Гариф бабай йортында урнаша), башлангыч мәктәп эшли. Нургали бай йортында клуб урнаша.

Авылда 1972–2007 елларда – урта, 2008–2015 елларда башлангыч мәктәп эшли.

1977 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – И.В.Ганиева). Экспозиция төбәк тарихына, Бөек Ватан сугышына багышлана. Мәктәп ябылгач, мәктәп музее экспонатлары Кәкре Елга авылы музеена тапшырыла.

Авылда мәдәният йорты (бина 1963 елда төзелә), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә эшли.

1996 елда мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Г.М.Баһманов (1923–1996) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (Азнакай шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә, 1996 елда туган авылында бюсты куела);

К.С.Галимов (1954 елда туган) – «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2009 елдан), ТРның атказанган төзүчесе, ТРның атказанган машина төзүчесе;

А.-Л.З.Закиров (1923–2005) – врач-терапевт, җәмәгать эшлеклесе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, ТРның Атомга каршы җәмгыяте әгъзасы.

Халык саны

1782 елда – 132 ир заты һәм 146 кыз-хатын заты;
1859 елда – 381,
1889 елда – 773,
1910 елда – 1074,
1920 елда – 1283,
1926 елда – 872,
1938 елда – 815,
1949 елда – 482,
1958 елда – 593,
1970 елда – 726,
1979 елда – 594,
1989 елда – 478,
2002 елда – 492,
2010 елда – 355,
2015 елда – 372 кеше (татарлар).