Биографиясе

1937 елның 7 декабре, Свердлов өлкәсенең Түбән Салда районы Акинфиево авылы – 2014 елның 26 июле, Казан. 

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1960), шунда ук эшли. 1968 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында, гетероциклик кушылмалар лабораториясе мөдире (1997 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре азометин кушылмалар (гидразоннар, иминнар, амидразоннар, формазаннар, оксимнар һ.б.), азотлы гетероцикллар (фталазин, хинолин, оксадиазол, триазоллар һ.б.) һәм төрле азометиннар белән генетик бәйләнешле 1,3-диполяр реагентлар химиясенә карый.

Катлаулы характерлы группалары булган гидразоннар синтезлау һәм 1,2,4-триазоль; 1,2,4-оксадиазоль һ.б. гетероциклик системалар формалаштыру ысулларын эшли. Төрле азометиннарның электрон һәм пространстводагы төзелешен, аларның төзелеше белән спектраль характеристикалары арасындагы үзара бәйләнешне өйрәнә. Югары эффектив акарицидлар, фунгицидлар, орлык агуларын (нитроксан) синтезлый.

Хезмәтләре

Гидразоны. М., 1974 (автордаш).

Азины, содержащие характеристические группы // Химия гидразонов. М., 1977 (автордаш).

Химия формазанов. М., 1992 (автордаш).

Әдәбият

Выпускники – гордость технологического университета. КХТИ – КГТУ (1931–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.