Биографиясе

1764 елның 12 июле, Казан губернасы, Пермь провинциясе Богородское авылы — 1836 елның 26 марты, Казан.

Руханилар нәселеннән.

Вятка руханилар (1782), Петербург укытучылар (1786) семинарияләрен тәмамлый.

1782–1783 елларда Вятка руханилар семинариясендә, 1787–1798 елларда патша сараендагы җырчылар корпусында, 1789–1798 елларда Пажлар корпусында (Санкт-Петербург) укыта.

1799–1804 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе укытучысы һәм инспекторы, 1804–1813 елларда — директоры. Бер үк вакытта, 1805–1819 елларда, Казан университетында: ординар профессор (1816 елга кадәр), рус тарихы, географиясе һәм статистикасы кафедрасы атказанган профессоры (1816 елдан); 1806–1813 елларда студентлар инспекторы.

Чынлыкта университетның җитәкчесе буларак, 1814 елга кадәр кайбер профессорларның, 1804 елның 5 ноябрендә кабул ителгән уставка нигезләнеп, бу уку йортында автономия принципларын кертергә тырышуларына кискен каршы чыга. Казан уку-укыту округы попечителе М.Л.Магницкий тарафыннан отставкага җибәрелә.

1819 елдан Царское Селода (Петербург губернасы), 1830 еллардан Казанда яши. «Немец, латин һәм рус телләренә тәрҗемәләр белән һәм грамматик үзенчәлекләре күрсәтелгән элгәреге рәвешле француз теле сүзлеге»н («Словарь французских речений первообразных, с немецким, латинским и российским переводами и с показанием грамматических принадлежностей», СПб., 1796) төзи. Царское Селоның тарихы һәм мәдәниятенә багышланган хезмәтләре: «Царское Село елъязмасы. Царское Село конторасы кәгазьләре буенча» («Царскосельский летописец. По бумагам царскосельской конторы», СПб., 1827), «Царское Село тарихы» («История села Царского», ч. 1–3, СПб., 1829–33), «Царское Селоны тасвирлау яки аны тамаша кылучыларга юл күрсәткеч» («Описание села Царского, или Спутник обозревающих оное», СПб., 1830). Гомуми тарих һәм Россия тарихы буенча дәреслекләр һәм уку-укыту ярдәмлекләре, шул исәптән «Дөнья сурәте яки Бөтендөнья тормышы тасвирламасы» («Зрелище света, или Всемирное жизнеописание», СПб., 1789), «Иң мәшһүр Европа илләре тарихының вакыт исәбендә тасвирламасы» («Летосчислительное изображение истории знатнейших европейских государств» (СПб., 1794), «Борынгы гомуми тарихның вакыт исәбендә тасвирламасы» («Летосчислительное изображение древней всемирной истории», СПб., 1798), «Россия тарихының вакыт исәбендә тасвирламасы» («Летосчислительное изображение российской истории», СПб., 1798; 2 нче басмасы 1814), «Гомуми тарих дәреслеге» («Учебник всемирной истории», СПб., 1798), «Кыскача Россия тарихы дәреслеге» («Учебник краткой российской истории», СПб., 1799).

Хезмәтләре     

История Роберта, герцога Норманского, прозванного Дьяволом. СПб., 1785; 

Замечания, наблюдения и мысли о снабжении г.Казани волжской или кабанной водой, о качестве их и способах сделать кабанные воды обильными и проточными // Заволжский муравей. 1833. №17.

Әдәбият      

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1.